Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшүсмерләр Җиңү көнен ничек якынайткан

Чалпы авылының утта янмас, суда батмас егете иде ул. Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, сабан сөрү, ашлык чәчү 6-7нче сыйныф укучылары җилкәсенә кала. Атка камыт кигезергә дә буйлары җитмәгән үсмерләр юньле-рәтле ашау күрмәсәләр дә, олылардан ким эшләмиләр. Әнә шулай Җиңү көнен алар да фидакарь хезмәтләре белән якынайта. Рәис Мөхитов һәм аның...

Чалпы авылының утта янмас, суда батмас егете иде ул. Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, сабан сөрү, ашлык чәчү 6-7нче сыйныф укучылары җилкәсенә кала.

Атка камыт кигезергә дә буйлары җитмәгән үсмерләр юньле-рәтле ашау күрмәсәләр дә, олылардан ким эшләмиләр. Әнә шулай Җиңү көнен алар да фидакарь хезмәтләре белән якынайта. Рәис Мөхитов һәм аның яшьтәшләре сөргән Имәнлек борыны басулары хәзер инде үзләре дә "картаеп", агачлары корып беткән.

Гомерен яшь буынга тәрбия бирүгә, яшьләрне шофер һөнәренә өйрәтүгә багышлады Рәис Сәйфетдин улы. Аны укучылары хәзер дә сагынып искә алалар. Табигатькә гашыйк кеше буларак, гөлләр-чәчәкләр үстерергә, урман-кырларда хозурланып йөрергә ярата иде. Тарихны, милләтебезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәде, үзләренең дә нәсел шәҗәрәсен булдырды. Бар эшне дә белә, кулы оста иде, 64 ел гомер итүебез дәверендә кибеттән бер генә җиһаз да алмадык, барсын да үз куллары белән ясады, яңартты. Дүрт балабызның икесе табиб, икесе укытучы һөнәрен сайлады.

Дусларны да сайлый белде гомер юлдашым. Аңа икейөзле, ялагай, буш күңелле кешеләр елыша алмады. Барлык дуслары, хезмәттәшләре дә ышанычлы, бер-берләренә терәк-таяныч булды. Соңгы юлга озатырга да чордашларыбыз күп килде, районның ветераннар советы ярдәм-кайгырту күрсәтте.

Әле кайчан гына чөкердәшеп яшәгән газиз кешеңне югалтудан да авыр хәсрәт юк. Исән чагында бер-берләрегезнең кадерен белеп, бәхетле яшәгез!

Сәйдә апагыз

Фото http://www.pomnivoinu.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшүсмерләр Җиңү көнен ничек якынайткан