Азнакай яшүсмерләр Җиңү көнен ничек якынайткан
Чалпы авылының утта янмас, суда батмас егете иде ул. Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, сабан сөрү, ашлык чәчү 6-7нче сыйныф укучылары җилкәсенә кала.
Атка камыт кигезергә дә буйлары җитмәгән үсмерләр юньле-рәтле ашау күрмәсәләр дә, олылардан ким эшләмиләр. Әнә шулай Җиңү көнен алар да фидакарь хезмәтләре белән якынайта. Рәис Мөхитов һәм аның...