Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары “Замандаш” әбиләрен яратып калдылар

"Йөрәк җылысы белән" - Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Замандаш" клубы әгъзалары белән очрашу әнә шул исем астында узды. Клуб белән Фәүзия Бакирова җитәкчелек итә. Ул кыскача үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Кичәбез татар халыкының гимнына әверелгән "Туган тел"...

"Йөрәк җылысы белән" - Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Замандаш" клубы әгъзалары белән очрашу әнә шул исем астында узды. Клуб белән Фәүзия Бакирова җитәкчелек итә. Ул кыскача үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.

Кичәбез татар халыкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән башланды. Аннан соң замандашлылар укучылар белән бергә милли уеннарыбыз булган "Йөзек салыш", "Кәрия-Зәкәрия", «Чума урдәк, чума каз», "Чүпләмле", "Арка чабыш" уйнадылар.

Бу чарадан балалар да, әбиләр дә күтәренке кәеф белән таралдылар.

Лилия Исмәгыйлова, сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары “Замандаш” әбиләрен яратып калдылар