Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы оешуга – 85 ел! Бәйрәм белән, хөрмәтле азнакайлылар!

Азнакай районы оешуга 85 ел вакыт узып та киткән. Әлеге истәлекле вакыйганың "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең дә 60 еллык юбилейлары белән туры килүе аеруча игътибарга лаек. Әлбәттә, тарихыбыз бу елларга гына сыеп бетми, аның чишмә башы бик еракларга барып тоташа. Азнакай җире турында беренче рәсми искәрмәләр 18 нче гасырларга...

Азнакай районы оешуга 85 ел вакыт узып та киткән. Әлеге истәлекле вакыйганың "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсенең дә 60 еллык юбилейлары белән туры килүе аеруча игътибарга лаек. Әлбәттә, тарихыбыз бу елларга гына сыеп бетми, аның чишмә башы бик еракларга барып тоташа. Азнакай җире турында беренче рәсми искәрмәләр 18 нче гасырларга туры килә, ә районның аерым торак пунктлары XIII-XIV гасырларда ук яши. Бу елларда район күп авырлыклар кичерде. Аксакалларыбыз коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыклары, илебез икътисадын торгызу, нефть тармагын һәм агросәнәгать предприятиеләрен үстерү елларын яхшы хәтерлиләр.

Республикабыз һәм "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән Азнакай районы нефть төбәгенең иң эре, чәчәк атучы үзәгенә әверелде. Ромашка нефтен үзләштерүнең 60 еллык тарихына да карамастан, "Азнакайнефть" идарәсе коллективы әле дә ел саен 3,5 миллион тоннадан артык нефть таба.

Азнакай юбилеен чын мәгънәсендә якты йөз белән, лаеклы каршылый. Соңгы елларда гына өр-яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре төзелде, заманча мәктәп, балалар бакчалары, күпфункцияле мәдәният үзәге, "Чатыр -Тау Арена" спорт комплексы, сәүдә-сәнәгать үзәкләре ачылды.

Безнең шәһәр 2015 елда "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика бәйгесендә - беренче, ә Россия Федерациясе масштабында өченче урынны алды.

"Татнефть" җәмгыятенең структур бүлекчәсе буларак, "Азнакайнефть" идарәсе, нефтьчеләребезнең игътибары һәм ярдәмен тормышыбызның һәр өлкәсендә тоябыз. Әле районыбыз юбилеена әзерлек вакытында гына да "Юбилейный" стадионына реконструкция ясалды, заманча йөгерү юллары һәм тамашачы эскәмияләре, махсус ясалма түшәмә белән футбол мәйданы төзелде, Кара елга ярларын төзекләндердек, Азнакай шәһәре төбәкне өйрәнү музее, мөмкинлекләре чикле балалар өчен -"Игелеклелек", "Гаилә" паркларын ачтык. Актүбә бистәсендә юбилейга әзерлек чикләрендә Җиңү мәйданы төзекләндерелде, төсле фонтан куелды.

Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадында иң өстенлекле урынны алып тора. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм һөнәри осталыклары нәтиҗәсендә район республикабызда лаеклы рәвештә алдынгы урында бара.

Районыбыз икътисадын баетуда бизнес вәкилләре дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Елдан-ел яңа предприятиеләр ачыла, эшмәкәрләребезнең эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, яңа сәнәгать мәйданчыклары ачыла.

Районыбыз үсешенең чишмә башында легендар кешеләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары буыны торды. Җиребезнең чәчәк атуы, үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Юбилей көннәре, матур бәйрәмебез безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Азнакайлылар һәрвакыт бәхетле, сәламәт, көчле булсыннар һәм киләчәк көнгә ышаныч белән яшәсеннәр!

Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле азнакайлылар!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы оешуга – 85 ел! Бәйрәм белән, хөрмәтле азнакайлылар!