Азнакай коткаручылары лагерьда ял итүче балаларга янгыннан саклану кагыйдәләрен өйрәттеләр
24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" балалар лагерьларында булып, янгыннан саклану кагыйдәләрен өйрәттеләр. Гадәти ял көнендә кинәт янгын сигнализациясе яңгырады. Лагерьда ял итүчеләр югалып калмады. Төтеннән саклану өчен берләре суга чылатылган сөлге белән авыз-борыннарын капладыар, ә малайлар футболкалары белән төренеп үзенчәлекле противогазлар ясадылар да, апалары өйрәткәнчә куркынычсыз...
24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" балалар лагерьларында булып, янгыннан саклану кагыйдәләрен өйрәттеләр.
Гадәти ял көнендә кинәт янгын сигнализациясе яңгырады. Лагерьда ял итүчеләр югалып калмады. Төтеннән саклану өчен берләре суга чылатылган сөлге белән авыз-борыннарын капладыар, ә малайлар футболкалары белән төренеп үзенчәлекле противогазлар ясадылар да, апалары өйрәткәнчә куркынычсыз урынга, урамга ашыктылар.
Уңышлы эвакуациядән соң, янгын часте инженеры Марат Кәримов тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты. Янгын чорында агулы газ бик тиз тарала, шуңа күрә дә нәрсәләрдер эзләп, җыеп кадерле вакытны югалтмаска кирәк. Агулы төтеннең кеше биеклегендә туплануын, шуңа да идәнгә иелебрәк сулыш алырга кирәклеген онытмау мөһим. Кайчагында янгын булган бинадан чыгып булмый. Мондый очракларда иң куркынычсыз урын - тәрәзә янында. Аннан коткаручылар да сезне тизрәк табарлар. Тәрәзәләрне иң соңгы чиктә генә ачу һәм вату рөхсәт ителә. Юкса, ачык тәрәзә янында да суларга һава калмаячак. Коткаручыларның игътибарын җәлеп итәр өчен помада, фломастер белән ачык төстәге материягә "SOS!" дип язып киереп ачмыйча гына тәрәзә һәм форточкалар аша чыгарырга мөмкин.
Бу көнне тәрбиячеләргә янгын булган очракта ничек балаларны коткарырга өйрәтелде. Мондый очракта беркайчан да балаларга кычкырмаска, тыныч кына команда бирергә кирәк. Караңгы булу сәбәпле, электр фонарьларыннан, балаларга сулыш һәм күрү органнарын саклау чараларыннан файдалану мөһим. Янган бинадан чыгу белән балаларны санарга, әгәр дә кемдә булса юк икән, бу хакта
беренче килгән янгын бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк. Коткаручылар бу көнне махсус саклык чараларыннан, беренчел ут сүндергечләрдән ничек файдаланырга кирәклеген дә өйрәттеләр. МЧС кунакларын балалар кычкырып "Рәхмәт!" дип озатып калдылар. Балалар лагеры директоры Регина Хәмитова киләчәктә янгын сүндерүчеләр белән бары тик менә шулай өйрәнү чараларында гына очрашырга теләде.
24 нче янгын сүндерү часте мәгълүмат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев