Актубәгә Май чабу килде – яз җитте
Борынгы Руста шәһәрләр дә, авыллар да зур булмаган. Шуңа күрә дә язгы җылы кояш нурлары карау белән, кышны озатып, Май чабуны бергәләп бәйрәм иткәннәр. Кешеләр бу көнне бер-берсенә булган үпкәләрне кичергәннәр. Актүбә бистәсендә дә Масленицаның алтынчы көнен Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур итеп оештырдылар. Базар яны мәйданында әкият геройлары:...
Борынгы Руста шәһәрләр дә, авыллар да зур булмаган. Шуңа күрә дә язгы җылы кояш нурлары карау белән, кышны озатып, Май чабуны бергәләп бәйрәм иткәннәр. Кешеләр бу көнне бер-берсенә булган үпкәләрне кичергәннәр.
Актүбә бистәсендә дә Масленицаның алтынчы көнен Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур итеп оештырдылар. Базар яны мәйданында әкият геройлары: Матрешка, Аю, Кыш, Яз, Масленица төрле бәйгеләр, табышмаклар, уеннар белән халыкның күңелен ачты. «5+», «Эксклюзив», «Арабески» иҗат коллективлары үз чыгышлары белән куандырдылар. Актүбә бистәсе башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.
Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан уртасындагы карачкыны яндырганны халык аеруча түземсезлек белән көтте, чөнки борын-борыннан учакта янган һәрнәрсә көлдән яңага һәм яхшыга әверелә дип исәпләгәннәр. Учак янында әйлән-бәйлән дә күңелле җырлар белән үрелде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф һәм яхшыга ышаныч белән таралды.
Нина Хвалеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев