Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләр фонтанлы булды

Фонтан - теләкләр кабул булу символы. 17 август көне актүбәлеләрнең дә бер хыялы тормышка ашты: бистәдә Җиңү мәйданы төзекләндерелде һәм анда мәһабәт фонтан пәйда булды. Бу фонтан - Актүбәнең 60 еллыгына нефтьчеләр тарафыннан ясалган бүләк. Фонтан ачу тантанасы кичке сәгать җидедә хәзерге тыныч көннәрне бүләк иткән, сугышта һәлак булган батыр...

Фонтан - теләкләр кабул булу символы. 17 август көне актүбәлеләрнең дә бер хыялы тормышка ашты: бистәдә Җиңү мәйданы төзекләндерелде һәм анда мәһабәт фонтан пәйда булды. Бу фонтан - Актүбәнең 60 еллыгына нефтьчеләр тарафыннан ясалган бүләк.
Фонтан ачу тантанасы кичке сәгать җидедә хәзерге тыныч көннәрне бүләк иткән, сугышта һәлак булган батыр якташларыбызны искә алу белән башланды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева, "Татнефть" җәмгыяте профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов актүбәлеләрне бәйрәм белән котлап, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Аннан соң тантаналы рәвештә фонтанның ачык икәнен белдереп, тасма кистеләр һәм бәллүр мөгездән су агыздылар. Тылсымлы сүзләр әйткәч, фонтан төрле төсләрдә янып эшли дә башлады.
Бәйрәмне районыбызның сәхнә сандугачлары җыр-моңнары белән бизәде. Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чыгышын да көчле алкышларга күмде халык.
Актүбәлеләргә тагын бер сөенеч - якын көннәрдә әкияти персонажлар урнашкан сквер да ачылачак әле.
Бистә Азнакаебыздан калышмый, көннән-көн үсә, төзекләндерелә, матурлана бара. Анда яңадан-яңа гүзәл урыннар пәйда була. Алар - актүбәлеләрнең һәм җитәкчеләребезнең бердәм эш җимешләре. Ә безнең исә төп бурычыбыз - бу социалҗ объектларны карап-саклап тору. Шулай итсәк, бистәбез гел матур булып, шау чәчәктә утырыр.
Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәлеләр фонтанлы булды