Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү – җинаятькә тиң.
Кызганыч, моны күпләр һаман да аңлап бетерә алмый.
Бу атнада Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Хәсәновка карата ачылган административ хокук бозу турында эшне карады. Машина белән идарә итүгә хокукы булмаган ир-егет спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утыра. Аны Азнакай – Тымытык – Урсай юлында хокук сакчылары туктата һәм беркетмә төзи. Судья карары белән ул суд залында ук 10 тәүлеккә кулга алына.
Исегезгә төшерәбез: районда “ГИБДД Азнакаево” телеграм-каналы эшли. Исерек килеш автомомбиль белән идарә итүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, аноним хәбәр бирү өчен @GIBDDAznakaevoBot ка язарга кирәк. Анда килгән барлык мәгълүматлар да район ЮХИДИ бүлеге инспекторларына җиткерелә.
Телеграм-каналга кушылу өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://t.me/gibddaznakaevo
Район юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе материаллары буенча.
Нет комментариев