Игелекле Мөслимә
Чишмәбуй урамында яшәүчеләрнең күбесе лаеклы ялда, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, замана авырлыкларына бирешмичә, тормыштан тәм табып, матур итеп яши беләләр.
Азнакай шәһәренең Яңа Юл бистәсеннән Әгерҗе авылына илтә торган юл буендагы урман халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Монда ел буе балачага чыр-чуы тынып тормый, алар белән әти-әниләре дә, әби-бабалары да җәяүләп йөрергә чыгалар. Бистәгә нигез салынуга 30 елдан артык һәм урман буенда яшәүчеләр үзләре анда ял да итәләр, урман-паркны карап, чистартып та торалар.
Шундыйларның берсе – Мөслимә һәм Илшат Әхмәдулловлар гаиләсе. Алар 1979 елда өйләнешәләр. Мөслимәнең туган авылы – Октябрь Бүләк. 2003 елда Яңа Юл бистәсендә урман каршында үз йортларын төзеп, гаиләләре белән шунда күченәләр.
Мөслимәнең авылда яшәп ятучы әнисе Миңникамал апаны да үзләре белән алалар. Тату гаиләдә яшәп, урман шифасы ярдәмендә, Ходайның рәхмәте белән ул 91 яшенә кадәр яшәп, дөнья куя.
Мөслимәне урман кызы дияргә була, чөнки язмышы гел урман белән бәйле. Табигатьне ярата, кешеләргә изге эшләр эшли. Күрше-тирәдә яшәүчеләр белән бергәләп алар дистә еллар элек урманда җәяү йөрүчеләргә, чаңгыда шуучыларга юл ачтылар һәм бу эшне ел саен кыш башланыр алдыннан кабатлап торалар. Урмандагы сукмакларны бер атна эчендә корыган, ауган агачлардан чистарталар: Илшат кулында «Дружба» пычкысы, Мөслимәдә башка эш кораллары булыр.
Рәхмәтләр, догалар укып көн саен бу юлдан яшьләр дә, әби-бабайлар да йөриләр. Мең рәхмәт сезгә, Мөслимә, синең гаиләңә – изге теләкләр савап булып кайтсын Аллаһы тәгаләдән, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Әле соңгы елларда район ветераннар оешмасы да бу урман-паркта төрле уңайлыклар булдыру белән шөгыльләнде: утырып ял итү өчен дистәгә якын скамейкалар урнаштырды. Ветераннар советын дистәләрчә еллар җитәкләгән, районның Мактаулы гражданины Миргасим ага Кәримовка да бик рәхмәтле урман-паркка йөрүчеләр. Шул ветераннар яз көне урман аланында җимеш агачлары да утырттылар, сыерчык оялары элделәр.
Кешеләр кош сайрауларын яратып тыңлыйлар, аларны төрле орлык, көнбагыш ише җим белән сыйлыйлар.
Мөслимәгә бәхетле язмыш насыйп була. Урта мәктәпне бертуган апаларында яшәп, Тымытыкта тәмамлый. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы белгечлеген ала. «Сбербанк» системасында, «Сельхозхимия» берләшмәсендә, «Чулпан» иминият компаниясендә хисапчы булып эшли. Инженер-төзүче белгечлегенә ия булган ире Илшат шәһәр предприятиеләренең берсендә эшләп, бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда, 5 оныкны аякка бастыруда катнашалар.
Җәйләрен капка төпләреннән үк аллы-гөлле чәчәкләр, төрле декоратив һәм җимеш агачлары биредә уңган-булган кешеләр яшәвен сөйләп тора. Ишек алларына керсәң, анда ниләр генә юк! Алар кош-корт асрыйлар. Кешеләр тәнгә сихәт алу өчен аларга кәҗә сөтенә дә килеп йөри.
Мөслимәләр урамына килеп урнашучылар ни хикмәттер, киң күңелле, бер-беренә ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр. Шатлыклары булса да, кайгы килсә дә – гел бергә алар. Бакча карарга, малларны ничек тәрбияләргә, оныкларга ничек ярдәм итәргә, авыру кешене ничек дәваларга – Мөслимә белән киңәш-табыш итешәләр. Кем керсә дә, бөтен эшен ташлап Мөслимә чәй әзерли башлый, ярдәменнән ташламый.
Аеруча сокландырганы шул – күршеләргә ашыгыч төстә балалары янына Казанга, я Мәскәүгә атналык сәфәргә чыгып китәргә кирәк икән, өйләрен кемгә ышанып калдырсыннар инде, әлбәттә Мөслимәгә…
Һәр көн диярлек урман һавасын сулап калырга чыгучылар бар. Күз тимәсен, узган җәй 90 яшен тутырган Алмадия апа Исламова, пенсионерлар Фәүзәт Гарипов, Фирдәвес Мөхәммәтханов, Гөлнәзирә һәм Шәһит Вәлиәхмәтовлар, Әлфия һәм Мисхәт Җиһангировлар, урта яшьләрдәге Фәйрүзә Искәндәрова, яшьләрдән бистәнең ерак урамнарыннан килүче Рифкать Абдуллин, Алсу һәм Гөлназлар шундыйлардан, аларны санап бетерерлек түгел.
Очрашканда хәл-әхвәл белешеп алганнан соң, сүз үзеннән-үзе курорт шифасына торырлык урман-паркны тәртиптә тотучыларга рәхмәт укуга барып тоташа. Сәламәтлек сукмагыннан атлаулар җан рәхәте, Мөслимә апа кебекләргә рәхмәт, диләр алар.
Пенсиядәге тәрбияче педагог Әлфия Ситдыйкова сөйләгәннәрне РФ журналистлар берлеге әгъзасы Хәким Гыйләҗев язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев