НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы / рубрикасы буенча яңалыклар
-
Азнакай районында терлекләрнең авыруларына каршы чаралар үткәрелә
Азнакай ветеринария берләшмәсе белгечләре терлекләрнең чирләренә каршы көзге чаралар уздыруга кереште.
-
Азнакай газ хезмәтендә бар җирдә тәртип
Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы күчмә утырышы Азнакай газ хезмәтендә үтте.
-
Азнакай хуҗалыкларында эшнең кызу чагы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 августка булган оператив мәгълүматлары буенча, район буенча 6691 гектарда бөртекле культуралар сугылган.
-
Сәпәй авылында урам бәйрәме узды
Сәпәй авылында Рима һәм Шамил Абдрахмановлар капка төбендә урам бәйрәме узды.
-
Азнакайда Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алдылар
27 июльдә шәһәрнең Гаилә һәм Тарсус паркларында Донбасс сугышында һәлак булган балаларны искә алдылар.
-
Азнакайлар белми калмагыз: хәрби хезмәткә кагылышлы яңа нормалар гамәлгә кертелде
2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар чакырылачак.
-
Азнакайдан Илнур Төхбәтуллин республика бәйгесендә җиңде
Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның республика конкурсында якташыбыз Илнур Төхбәтуллин быел да җиңү яулады.
-
Актүбәдә хәйрия концерты узды
Аны ат спорты буенча Россия чемпионы, Актүбә ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүче Адель Хәлиуллинның әти-әнисе травмадан соң операция кичергән улларының терелүе хөрмәтенә оештырган.
-
Мактауга лаек хезмәт
Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи дип юкка гына әйтмиләр. Үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы, итагатьле, мәрхәмәтле, коллектив өчен җан атып торучы җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең дә ихтирамы зур.
-
Азнакай кырларында урак башланды
Быел районыбыз игенчеләрен 50 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре көтә.
-
Азнакай ветеринария берләшмәсе хәбәр итә
Агымдагы елның алты аенда Россиянең 28 төбәгендә 62 кош гриппы учагы теркәлгән, аның 51 учагы – соңгы ике айга туры килә, шул исәптән 46 учагында акчарлакларда табылган.
-
«Маяк» журналистлары җиңү белән кайттылар!
Азнакай район газетасы редакциясе хезмәткәрләре Питрәчтә үткән журналистлар Сабантуенда төрле дисциплиналарда 6 медаль яулады, шулай ук редакция үзенең нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» АҖ дипломы белән дә бүләкләнде.
-
Районда тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савыла
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 июльгә булган оператив мәгълүматлары буенча районда тәүлеккә 200368 кг сөт җитештерелә.
-
Азнакай районының Чалтаймас авылы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды
Авылдан ерак түгел урнашкан Сабантуй мәйданы зур бәйрәм төсен алган.
-
Азнакайда уракка әзерлекне тикшерделәр
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин рәислегендәге комиссия җирлегебезнең берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып, техниканың уракка әзерлеге белән танышты.