Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Азнакайда биш гаиләгә торак сертификатлары тапшырылды

Бүген Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин 5 яшь гаиләгә һәрберсе 800 мең сумга якынлык торак сертификатлары тапшырды.

– Сезне чын күңелдән котлыйм. Хөкүмәт тарафынннан шундый зур ярдәм күрсәтелә, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Балаларыгызны тигезлектә үстереп, яңа йортларда куанып яшәргә язсын, – диде ул.

Сертификатка ия булучылар арасында полиция, МЧС, авыл хуҗалыгы, нефть тармагы хезмәткәрләре бар.

– Дүрт елдан артык чиратта тордык. Ике бала белән бер бүлмәле фатирда яши идек, хәзер дүрт бүлмәлене алырга җыенабыз. Мондый программа безнең кебек яшь гаиләләр өчен бик файдалы, – диләр Айгөл һәм Рәмис Кәлимуллиннар.

Яшь гаиләләргә ярдәм программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районыбызда 28 гаилә инде шундый сертификатка ия булган.

Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова белдергәнчә, бүгенге көндә районда 33 гаилә чиратта тора.

– Бу сертификатларны торак сатып алуга, шәхси йорт төзүгә, ипотекага түләүгә тотарга мөмкин. Әлеге программада 35 яшьтән узмаган һәм даими хезмәт урыны булган, торакка мохтаҗ гаиләләр катнаша ала, – ди Ләйсән Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев