Кәкре-Елга авылының гасыр чиген атлаучысы
КОТЛАУЛАР

Кәкре-Елга авылының гасыр чиген атлаучысы

Бүген Кәкре-Елга авылының иң өлкән кешесе Баһаутдинова Хаҗия Фатих кызы 100 яшен билгеләп үтә.

Аның турындагы җылы язманы безнең редакциягә авылдашлары юллаган. 

Тормыш юлы – үзе бер тарих. Кеше гомере кыска түгел, әгәр ул намуслы хезмәттә, гаилә җылысында узса. Нәкъ шундый бәхетле һәм озын гомер юлыннан Азнакай районы Кәкре-Елга авылының иң өлкән кешесе Баһаутдинова Хаҗия Фатих кызы атлый. 

Шушы көннәрдә ул үзенең күркәм 100 яшьлек юбилеен каршы ала. Бу гасыр эчендә күпме сынаулар, шатлыклар һәм хезмәт еллары калган. Бөек Ватан сугышының авырлыгын да, тылдагы тырыш хезмәтне дә үз җилкәсендә күтәргән авылыбызның хөрмәтле кешесе, ак әбиебез ул. 

Хаҗия апа 1926 елның 25 нче августында Кәкре-Елга авылында туа. Алар гаиләдә 9 бала булганнар, Хаҗия апа – икенчесе. 1924 нче елгы абыйсы 18 яшендә сугышка китеп, сугыш бетәр алдыннан хәбәрсез югала, әтиләрен дә сугышка алалар. Кыз 7 сыйныфны бетергәч, уку түләүле булу сәбәпле, колхоз идарәсендә эшли башлый. Соңрак аны Мөслимгә ветврачлыкка укырга җибәрәләр. 1944 нче елдан – идарәдә, 1950 нче елдан авыл советында эшли. Бер ел торф чыгаруга барып кайта, амбарда эшләгән җиреннән идарәгә чакырып алалар. 

Хаҗия апа авылыбызның күп кенә яшьләренә хәер-фатихасын биреп кавыштырып, шушы чорда туган балаларның «исем әнисе» дә әле ул. Саный китсәң Хаҗия апага хас күркәм сыйфатлар санап бетергесез... 

 Тугыз бала идек без. Ике туганым кечкенә чакта ук үлде. Исәннәрдән авылда 96 яше белән баручы бер сеңлем бар иде. Июль аенда өендә ут чыгып, һәлак булды. Азнакайда сеңлем Әлфирә гомер итә. Энем Илдусның гаиләсе дә һәрдаим хәлемне белеп тора. Ирем ягыннан бер сеңлем (Халисә) ерак тормый, ул да кереп хәлләрне белә. Улым Расиял гаиләсе ташламый. Түбән Камада яшәсәләр дә, чиратлап кайталар. Алар да яшь түгел инде. Улыма 74 яшь тулды,

– дип сөйли ул. 

Авылыбызның хөрмәтле әбисе янә хәтер йомгагын сүтә. 

Ирем Гыйльметдин исемле иде. Икебез дә бер авылныкы без. Сугыштан исән-сау кайтса да, шул елларны чир чыгып, әнисе, өч сеңлесе вафат булды. Тома ятим калган егет иде. 1950 нче елда икәү тормыш башладык. Кая ул чакта купшы туйлар ясыйсың инде! Яшәдек бит әле, кешедән ким булмадык. Өйләнешкәч, торыр җиребез булмады. Бер ялгыз бабайга йортка кереп, шуны тәрбияләдек. Ул безгә өйне калдырам диде. Тик ул үлгәч, туганнары кайтып керде дә, без урамда калдык. Рәхәт булмады инде. Ничек итсәк иттек, йорт салдык,

– дип искә ала Хаҗия әби.

Ул бабайда яшәүнең файдасы булды. Без аны тәрбия кылсак, ул безне дин сабакларына өйрәтте. Намаз уку тыелган заман бит. Шөкер, качып булса да укыдык. Әле хәзер дә биш вакыт намазымны калдырганым юк. Аннары миннән дога өмет итүчеләрем күп бит! Ничек аларны догасыз калдырасың?! Йөрәк яраларым тирән минем... Өч балабыз булды. Шуның икесен җирләргә туры килде. Бала хәсрәтеннән дә ачы нәрсә юк икән ул. Калган бар сынауга түзәргә була, ә менә бу хәсрәт – йөрәк түрендә. Әле дә улларымны сагынып күңелсезләнәм. Гыйльметдинем 85 яшендә вафат булды. Начар яшәмәдек, бер-беребезнең кадерен белдек. Бергә тапкан мал да кадерле булды... 

Авырлыкларга бирешмичә, гомере буе хезмәттән тәм һәм ямь табып яши шул ул. 

 Гомерем буе туган авылымнан китмәдем, колхозда, авыл советында эшләдем. Ул чакта ял итүләр юк иде бит. Әле дә хәтерлим: улымны армиягә озатасы төнне дә амбарда эшләдем. Ә хәзер эштән куркалар. 

Озак яшәүнең сере нидә ул, Хаҗия әби?

– дигәнгә: 

Озак яшәүнең сере юк инде аның. Әнием 65 яшендә үлеп китте, әти дә яшьли китте, күп туганнарым да гүр ияләре. Ә мин ике сеңлем белән озын гомерле булдык. Хәрәкәтләнгәнгә яшимдер дип уйлыйм. Аяклар бик тыңламаса да, таяк белән йөрим. Киленем белән бергә мунчада рәхәтләнеп чабынып мунча керәм, аннан яшәреп чыгам,

– диде. 

Күпме генә кайгы-хәсрәт ачысын татыса да Хаҗия әби бүгенге көндә дә үз акылында намаз укып, кергән кешегә сөенеп, укучыларга үткән тормыш юлын, авыр сугыш елларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Рәхмәт аңа! Авылыбызда шундый олы йөрәкле кеше булу белән без бик горурланабыз. 

Аек акыл, нурлы йөз һәм сабыр холык – озын гомернең серен ачучы затлар безнең арабызда яши. Хаҗия әбигә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез! 

Йөзгә кызыллык китерми, 

Йөз яшькә җиткән чагың, 

Бәхет өчен күп кирәкми, 

Йөзе дә җитә аның. 

Калганнарны көнләштереп

Йөгереп үт, биеп үт... 

Таяк белән йөрсәң, ни соң?!

Аягың да йөри бит! 

Бәхетле бул, сәламәт бул, 

Көлеп яшә, бирешмә. 

Йөзгә җиткән шәп кешегә

Йке йөз дә килешә. 

Илмир Гарипов, Кәкре-Елга ветераннар советы рәисе, 

Регина Мостафина, китапханәче

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев