Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Эшмәкәрлек

Азнакайда эшмәкәрлек өчен мөмкинлекләр бар

Азнакайда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин булды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин район җитәкчелеге озатуында сәнәгать мәйданчыкларын карап, андагы эш барышы белән танышты. Алга таба шәһәрнең  «Тау» яшьләр үзәгендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән очрашты.

Кече һәм урта эшмәкәрләргә финанс ресурсларына, шул исәптән ташламалы финанслауга юл ачу, бу өлкәне популярлаштыру, бизнес алып бару шартларын яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне тормышчан итү юнәлешендә  күп эшләр башкарыла. Әлеге күрешүнең дә максаты шуңа юнәлтелгән.

«Безнең бурыч: бизнеска республика һәм федераль ярдәм чаралары турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. бизнеска максималь ярдәм күрсәтү. Шул ук вакытта, сезнең фикер, сорауларны ишетү», - дип ассызыклады Олег Пелевин.

Очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул җирлегебездә эшләп килүче  сәнәгать паркларын билгеләп, бүген аларның тагын да арта баруын искәртте. 

Очрашуда шулай ук Икътисад министрының территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гайнуллин, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов та катнашты. Җирлегебез эшкуарлары үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алып, кызыксындырган сорауларына җаваплар да алдылар.

Фото Официальный сайт Азнакаево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев