30 июль 2016 яңалыклары
-
Бүген Халыкара дуслык көнен бәйрәм итәләр
Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә...
-
Азнакай яшьләре “Алга” кино һәм телевидение фестиваленнән кайтты
Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дүр йөзгә якын бала Казан янында Боровое Матюшинода очраштылар. Биредә визуаль иҗатка, кино һәм телевидениягә гашыйк затлар өчен оештырылган "Алга" яшьләр хәрәкәтенең 14 нче сменасы узды. "Алга" - ул сәләтләрне ачу өчен платформа. Анда катнашучыларны төркемнәргә бүлеп, видеороликлар төшерергә биремнәр бирделәр. Егетләр-кызлар үзләре сценарий төзеделәр, булачак...
-
Азнакай районы Чалпы авылында “Балыкчы көне” узды
Чалпы авылы янында берничә буа бар. "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар шуларның берсендә "Балыкчы көне" уздырдылар. Балык тоту буенча әлеге бәйге бик кызыклы узды. Хикмәт кемгә күпме һәм нинди зурлыкта эләгүендә түгел, ә күңелләргә ял, рухи ләззәт алуда. Гөлгенә Низамова, хезмәт буенча инструктор
-
Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров: “Аутизм диагнозлы балалар дәүләт кайгыртуына мохтаҗ”
Дәүләт Думасы депутаты әти-әниләр белән очрашу вакытында әнә шундый фикерен белдереп, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә әзер булуын әйтте. Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле һәм үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә яшәү һәм тернәкләнү шартлары тудыру мөһим дәүләткүләм бурыч итеп куелган. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык сораулар да киң җәмәгатьчелекне тартып, бергәләп хәл ителә....
-
Азнакай районының ындыр табакларында укучылар да,ветераннар да эшли
Азнакай районында амбарларда эшне оештыру буенча алдан ук ныклы чара күрелә. Нәни генә арыш, бодай... бөртеге табыннарыбызга икмәк булып килеп утырганчы күпме юллар уза. Баштан күпереп җитешкән җир куенына салына, аннан тулы башаклар булып иген кырында шаулый, комбайн бункерыннан машина әрҗәләренә төялеп, амбарларга кайта... Нинди генә технологияләр кулланып, ничек кенә...
-
1 августтан пенсияләр арта
222 сум 81 тиен өстәлә (Казан, 29 июль, "Татар-информ"). 1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны "Иминият пенсияләре турындагы" Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта "Российская газета" яза. Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш...
-
Актүбә бистәсенең Үзәк мәйданын төзекләндерү өчен 22 млн сум акча бирелгән
Актүбә районның иң зур биләмәләреннән санала. Биредә 10 меңгә якын кеше яши. Нефть, транспорт, төзелеш, сәүдә, предприятиеләре, социаль учреждениеләр тулы көченә эшли. Быел бистәгә нигез салынуга 60 ел тула. Россия, республика күләмнәрендә иң төзек җирлек исеменә лаек булган Актүбә әлеге юбилейны тагын да матурланып каршы ала. Үзәк мәйданны төзекләндерү өчен...
-
Татарстан, шул исәптән Азнакай мәчетләрендә яшерен тикшерүләр үткәреләчәк
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән (Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән. "Бездә мәчетләр...
-
Иртәгә азнакайлыларны «су бәрелеше» көтә
Җәен шәһәребездә бик күп кызыклы чаралар уза. Әле күптән түгел генә, Яшьләр көнендә, азнакайлалар төсле буяуларга буялып, күңел ачканнар иде. 31 июльдә «Шифа» үзәге янында «Су бәрелеше» уены үтәчәк. Ул төрле конкурсларга, призларга бай булыр дип көтелә. Үзегез белән шешәдә су, сиптергечләр һәм корытынырга сөлгеләр алырга онытмагыз. фото https://www.ridus.ru/news/41685
-
Азнакайда явым-төшемнәрсез эссе һава торышы саклана
Татарстан синоптиклары мәгълүматына караганда, иртәгә республикада, шул исәптән Азнакайда да, явым-төшемнәрсез эссе һава торышы саклана. Аязучан болытлы һава. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 20 градус җылы. Көндез температура 28 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. 31 июль көнне дә явым-төшемнәр ихтималы аз. Төнлә шулай ук 20 градус җылы булса, көндез температура...