28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай Мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар әниләргә бик матур концерт куйды - ФОТОРЕПОРТАЖ
(Азнакай, Нәсимә Фазлыева, автор фотолары) Азнакайның Мәдәни үзәгендә кадерле әниләребез, әбиләребезгә багышланган бәйрәм концерты булды. Фойега килеп керү белән бәйрәмгә килүчеләрне декоратив-кулланма сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның (җитәкчесе Венера Лотфуллина) искиткеч матур һәм бай кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды. Ә инде тамаша залындагы диварлардан чибәрләрдән-чибәр һәм сөйкемле әниләрнең фотосурәтләре елмая иде....
-
Азнакай укучылары татарча мульфильмнар белән танышты
Шулай ук Азнакай укучылары әниләренә бүләккә чәчәк ясау серләрен ачтылар. Балалар иҗат үзәгенең «Радужная страна» берләшмәсенә йөрүчеләр район үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Аларга китапханә хезмәткәрләре әниләрнең тормышта тоткан роле турында матур итеп сөйләделәр, «Өч кыз», «Бәләкәй куян» турында татарча мульфильмнар күрсәттеләр, әниләргә багышланган күргәзмә белән таныштырдылар....
-
Азнакайда «Бозда сак булырмын» дигән балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды
Азнакайда «Бозда сак булырмын» дигән республика балалар рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Кышын бала-чага сулыкларда тимераякта шуа, хоккей уйный, балык тота. Һәр чакта да боз ышанычлы булмый, суга батып үлүчеләр очрап тора. Конкурсның максаты - балаларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү. Бәйгедә 19 оешмадан 149 эш тәкътим ителгән.
-
Азнакай укучылары автомодель спорты буенча ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең техник юнәлештәге "Автомодельләштерү" берләшмәсе укучылары Руслан Сәхипгәрәев, Дамир Сәлахов, Булат Хәсәнов өстәмә белем бирү педагогы Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә узган автомодель спорты буенча республика ярышларының икенче этабында катнаштылар. "Радио белән идарә итә торган модельләр" категориясендә Руслан Сәхипгәрәев 4 нче урынны яулады. Риф Хаҗиев ярышларга укучыларны...
-
Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче урында бара
(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы) Чәчәкле болын-кырларны калын кар катламы каплады. Җәй буена тыз-быз килеп бал җыеп йөргән эшчән бал кортлары да тынып калды, умарталар кышкы сакланышка куелды. Быел нечкәбилләребез ничек эшләгән? Азнакай умартачыларына нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Боларның барысы турында да сөйләвен сорап, умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип...
-
Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбендә әниләрне зурладылар
Айдан, кояштан кадерле әнием.... Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбендә шундый исем астында Әниләр көненә багышланган чаралар үтте. Һәр класс укучылары әниләренә һәм әбиләренә матур бүләкләр генә әзерләп калмадылар, аларга күңелле бәйрәм дә оештырдылар. Әниләр дә сынатмады - төрле конкурсларда үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр. Гөлнара Зиганшина, башлангыч сыйныф...
-
Азнакайдан фотограф Рамил Фәттахов республика бәйгесе җиңүчесе булды
(Азнакай, 28 ноябрь) Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрылгы тарафыннан уздырылган "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйге "Татар халкының милли бердәмлеген саклау" программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты - татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру. Быел...