Азнакай укучылары автомодель спорты буенча ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең техник юнәлештәге "Автомодельләштерү" берләшмәсе укучылары Руслан Сәхипгәрәев, Дамир Сәлахов, Булат Хәсәнов өстәмә белем бирү педагогы Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә узган автомодель спорты буенча республика ярышларының икенче этабында катнаштылар. "Радио белән идарә итә торган модельләр" категориясендә Руслан Сәхипгәрәев 4 нче урынны яулады. Риф Хаҗиев ярышларга укучыларны...
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең техник юнәлештәге "Автомодельләштерү" берләшмәсе укучылары Руслан Сәхипгәрәев, Дамир Сәлахов, Булат Хәсәнов өстәмә белем бирү педагогы Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә узган автомодель спорты буенча республика ярышларының икенче этабында катнаштылар.
"Радио белән идарә итә торган модельләр" категориясендә Руслан Сәхипгәрәев 4 нче урынны яулады.
Риф Хаҗиев ярышларга укучыларны актив әзерләве һәм бик яхшы хөкемдарлык итүе өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев