Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Азнакайдан фотограф Рамил Фәттахов республика бәйгесе җиңүчесе булды

(Азнакай, 28 ноябрь) Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрылгы тарафыннан уздырылган "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйге "Татар халкының милли бердәмлеген саклау" программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты - татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру. Быел...

(Азнакай, 28 ноябрь) Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрылгы тарафыннан уздырылган "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсына нәтиҗә ясалды.

Бәйге "Татар халкының милли бердәмлеген саклау" программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты - татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру. Быел анда 42 автор үзенең 308 эшен җибәргән булган.

Бүләкләнүчеләр арасында Азнакайдан ТРның Атказанган нефтьчесе, республика гына түгел, Россия күләмендә оештырылучы фотоконкурслар лауреаты Рамил Фәттахов та бар. Аңа "Традицияләр һәм йоларлар" номинациясендә "Каз өмәсе" фотолары өчен махсус бүләк тапшырылды. Бүгенге көндә Казанда "Халыклар дуслыгы йортында" бәйгедә җиңү яулаган авторларның фотокүргәзмәләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан фотограф Рамил Фәттахов республика бәйгесе җиңүчесе булды