Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар әниләргә бик матур концерт куйды - ФОТОРЕПОРТАЖ

(Азнакай, Нәсимә Фазлыева, автор фотолары) Азнакайның Мәдәни үзәгендә кадерле әниләребез, әбиләребезгә багышланган бәйрәм концерты булды. Фойега килеп керү белән бәйрәмгә килүчеләрне декоратив-кулланма сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның (җитәкчесе Венера Лотфуллина) искиткеч матур һәм бай кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды. Ә инде тамаша залындагы диварлардан чибәрләрдән-чибәр һәм сөйкемле әниләрнең фотосурәтләре елмая иде....

(Азнакай, Нәсимә Фазлыева, автор фотолары) Азнакайның Мәдәни үзәгендә кадерле әниләребез, әбиләребезгә багышланган бәйрәм концерты булды.

Фойега килеп керү белән бәйрәмгә килүчеләрне декоратив-кулланма сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның (җитәкчесе Венера Лотфуллина) искиткеч матур һәм бай кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды.

Ә инде тамаша залындагы диварлардан чибәрләрдән-чибәр һәм сөйкемле әниләрнең фотосурәтләре елмая иде. Түгәрәктә шөгыльләнүче һәр бала рәссамнарча үзенең әнисенең фотосурәтен ясаган.

Тамаша залы шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк. Чара "Адымнар" театр студиясенең ( Зөлфия Галиева) "Җиде кәҗә бәтие" театральләшкән тамашасы белән башланып китте.

Аннан хореография студиясе (Оксана Берсенова), "Кампонелла" вокаль ансамбльләрендә (Рузилә Вәлиева) шөгыльләнүче балаларның чыгышлары бер-берсен алыштырды.

Өлкән абый-апалары: Алмаз Закиров, Зөлфия Галиева, Рузилә Вәлиева, биюче Фәнзирә Кәлимуллина концертны тагын да җанландырып җибәрделәр. Чарадан бер генә түгәрәк тә читтә калмаган. Әлфия Хафизова җитәкчелегендә "Телетапшыруларны алып баручы серләре" мәктәбенә йөрүчеләр әниләр турында бик эчтәлекле сюжетлар әзерләгәннәр.

- Мәдәни үзәктә түгәрәкләр оешып эшли башлаганга әле ике генә ай үтте. Беренче коймак төерле була, диләр. Бәлки кимчелекләр дә бардыр, - ди үзәкнең директор урынбасары Айназ Шакирова.

Һич тә алай түгел. Барысы да искиткеч булды, әниләр бик рәхмәтле калды. Көчле алкышлар шуны раслый иде. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар әниләргә бик матур концерт куйды ФОТОРЕПОРТАЖ