Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче урында бара
(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы) Чәчәкле болын-кырларны калын кар катламы каплады. Җәй буена тыз-быз килеп бал җыеп йөргән эшчән бал кортлары да тынып калды, умарталар кышкы сакланышка куелды. Быел нечкәбилләребез ничек эшләгән? Азнакай умартачыларына нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Боларның барысы турында да сөйләвен сорап, умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип...
(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы) Чәчәкле болын-кырларны калын кар катламы каплады. Җәй буена тыз-быз килеп бал җыеп йөргән эшчән бал кортлары да тынып калды, умарталар кышкы сакланышка куелды.
Быел нечкәбилләребез ничек эшләгән? Азнакай умартачыларына нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Боларның барысы турында да сөйләвен сорап, умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.
- Быел бал күп булды, - диде ул. - Якынча алганда бер умартага 30 кг товарлыклы бал җитештерелде, 25 кг кышка азык калдырдык. Димәк, умарта башына 55 кг тулаем бал җитештерелгән дигән сүз. Умартачылык инспекторы булып 33 ел эшләү дәверендә мондый яхшы уңышны мин беренче тапкыр күрәм әле. Бер оядан берешәр центнер бал алган умартачыларыбыз булды. Кайбер корт ояларыннан 75 шәр кг чыкты. Гомумән, Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара.
Сыйфаты буенча да Азнакай балы иң яхшылар рәтендә дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Сентябрь аенда Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында умартачыларның IX cъезды узган иде. Форум барышында бал конкурслары да булды. Монда безнең Азнакай умартачыларының юкә балы - беренче, ә карабодай балы -икенче урынга лаек булды.
- Мондый югары уңышка ирешүнең сәбәбе нидә? Ел шулай бик уңай килдеме соң?
- Елы да әйбәт килде. Әмма уңышның нигезендә хуҗалык басуларында баллы культураларны күпләп утырту ята. Быел беренче тапкыр районда күп итеп көнбагыш утырттылар, карабодай һәм эспарцет кебек азык үләннәре мәйданы арту да сөенечле күренеш. Умартачылар яңа 2017 елда бал җитештерү күләме тагы да артыр дигән ышанычта торалар. Ни өчен дигәндә, алар бал кортларын кышлатуда өр-яңа ысуллар куллана башладылар. Октябрь Бүләк авылы умартачысы Фәндәс Биков умарталарын инде берничә ел тышта кар астында кышлата. Аның уңай тәҗрибәсен башка умартачылар да хуплап каршы алды. Болай эшләгәндә, умарталар бик яхшы кышлап чыга, кортлар чыныга, төрле авыруларга каршы торуга сәләтле булалар. Быел дүрт умарталык әнә шундый ысул белән кышлаячак.
- Көч куеп балны җитештерү бер хәл, аны керемле итеп сатарга да кирәк бит әле.
- Азнакай районы җитәкчелеге умартачыларның гозерен тыңлап, ярдәм кулы сузып килә. Бал ризыклары, җиһазлары һәм башка шундый товарларны сату максатында шәһәрдә махсус кибетебез бар. Аның хуҗасы, бу өлкәдә яхшы тәҗрибә туплаган Фәнис Йосыпов умартачыга ни кирәген яхшы белә һәм арзан бәядән, сыйфатлы товарларны алып кайтып тора. Атна саен диярлек ярминкәләр оештырылып килә.
Чит шәһәрләрдә узган ярминкәләргә дә бик теләп йөрибез. Мәсәлән, ирле-хатынлы умартачы Гусевларны Яр-Чаллы шәһәренең бал яратучылары үз итеп өлгерделәр инде. Үз шәһәребез базарында да 12 сәүдә ноктабыз бар. Җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләсе бераз борчый борчуын. Мәсәлән, бүгенге көндә безнең умартачыларның 200 тонна сатасы баллары бар әле.
- Тәҗрибәле белгеч, умартачы буларак, кышлату чоры буенча берничә киңәшегезне дә биреп үтсәгез иде
- Без һәрдаим үзара киңәшеп, уңай тәҗрибә уртаклашып яшибез һәм эшлибез. Тиздән умартачыларыбыз өчен кышкы укулар узачак. Без кышка бик яхшы әзерлек белән кердек. Бал кортларына азык җитәрлек, умартачыларыбыз кортларга өчәр тапкыр дәвалау үткәрделәр. Быел башка еллардан аермалы буларак әйткәнемчә, көнбагыш культурасы артты.
Бу бал чәй эчәр өчен бик яхшы, ә менә умарталарны тукландыруда беренче сынау елы булып тора. Шуңа күрә дә бик игътибарлы булырга, бал кортларының исән-имин кышлап чыгуы өчен бар таләпләрне дә сакларга кирәк. Бигрәк тә температура режимын, дымлылыкны контрольдә тоту мөһим. Соңгы вакытта умарта кортлары гаиләләрен махсус камырсыман азык - составына төрле авыруларны дәвалау препаратлары кертелгән канди белән тукландыру киң кулланыла башлады. Башка өстәмә азыкларга караганда кандиның өстенлекле яклары күп.
Ул язгы-кышкы чорда кулланыла, артык хезмәт таләп итми, әзер килеш сатыла һәм аны корт ояларына, кәрәзләр өстенә урнаштырырга кирәк. Ә азнакайлыларга киңәшем шул: кышкы салкын көннәрдә бал белән чәй эчсәк, авырмабыз. Бал мең төрле авырудан дәва, диләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев