25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай поликлиникасы тугызынчы участогының шәхси офисы ачылды - ФОТО
Азнакайның йөзе көннән-көн матурлана, яшәрә баруына инде күнегеп тә киләбез кебек. Аның яңа микрорайоннарына барып чыккан саен гаҗәпкә каласың: әле генә нигез салынган йортлар инде хуҗаларын кабул иткән, җәяүле сукмакларын тигез түшәмәле тротуарлар алыштырган, буш яткан урыннарда аллеялар хозуры... Әле генә Рафаил Софин исеме бирелгән яңа урамның балалар бакчасы, мәктәбе...
-
Азнакайда депутат кабут итте: инвалидка - тәрәзәләр, 5 балалы гаиләгә - яңа йортка газ
Депутат янына гозер белән керүче азнакайлыларны бу көнне чын мәгънәсендә бәхет басты, барысы да олы рәхмәтләрен белдереп, шат күңел белән чыгып киттеләр Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды. Икенче төркем...
-
Азнакай районында янгында 3 кеше һәлак булган
Быелның 20 октябренә Азнакай районында 29 янгын очрагы теркәлгән. Янгын чыгуга утны саксыз куллану, электр җиһазларын кулланганда кагыйдәләр бозу, ут төртү, транспорт чараларының төзек булмавы, яшен сәбәп булып тора. 2016 елда Азнакай районында янгын чыгу сәбәпле 3 кеше һәлак булган. Көзге-кышкы чорда торак йортларда янгын чыгу куркынычы арта. Чөнки бу...
-
“Тапшырылмаган хатлар” фильмның беренче рәсми тизеры чыкты -ВИДЕО
Миләүшә Айтуганова фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел диде. (Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында...
-
Азнакайлылар бакчаны кышка әзерлиләр
Бакчагыз мул уңыш белән куандырдымы? Аңа рәхмәт әйтә белегез! Агачтан һәм җирдән зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алыгыз. Аларны 30 сантиметрдан да сай булмаган чокырга күмегез. Җимеш агачларын туфрак туңарга бер ай кала утыртып өлгерергә кирәк. Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның берьеллык үсентеләрен, ә бераздан кара...
-
Азнакайлылар "Халык контроле"нә юлларның начар булуы хакында зарлана
Азнакай шәһәре, Заречная урамы Азнакай районнан "Халык контроле"ндә 519 хәбәр теркәлгән, шуларның 82 % хәл ителгән инде. "Җәяү дә, машинада да үтеп булмый, юл чокырлы. Тауга менә торган өлешен 2 ел элек төзекләндергәннәр иде, 30-40 метр юл шул килеш тора", - дип яза "Халык контроле"нә Азнакай шәһәре Заречная урамында яшәүчеләр....
-
Азнакайда балаларны интернет-бәйлелектән кисәттеләр
Бөтенроссия акциясе кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызылыгына багышланган занятие узды. Үзәктән социаль хезмәт күрсәтелүче балаларга белгечләр интернет-бәйлелек турында һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Соңыннан аларга махсус буклетлар да таратылды.
-
Бала көткән апабыз табылды, тик исән түгел
9 октябрь көнне йөкле Гүзәл Сәмигуллина өеннән чыгып киткән һәм югалган. Югалуына төгәл ике атна булгач, бала көткән ана табылды. Тик исән түгел... Ул Казансуның вак куаклар каплаган ярында була. - Шушы ике атна буена апаны исәндер, кайтып керер, дип өметләндем, - дип елый сеңлесе Юля Филатова. - Көн туган...
-
Азнакайның 13 егетен хәрби хезмәткә озаттылар - ФОТОРЕПОРТАЖ
24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете өчен гомерлек истәлекле калыр Бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә озатты. Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районыбызга гына хас матур бер йолага әверелде. -Менә сезгә дә ил алдында ир-егетлек бурычны үтәр чак җитте,...
-
Актүбә бистәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Дипломына ия булды
Ел да шушы чорда узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң төзек торак пунктлары бәйгесенә йомгак ясала. Илкүләм бу бәйгедә Актүбә бистәсе актив катнашып, инде менә 3 ел рәттән җиңүләр яулап килә. Әйтик, 2013 елда беренче, 2014 ел күрсәткечләре буенча икенче урынга лаек булды. 2015 ел бәйгесенең дүртенче категория авыл биләмәләре...