Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда депутат кабут итте: инвалидка - тәрәзәләр, 5 балалы гаиләгә - яңа йортка газ

Депутат янына гозер белән керүче азнакайлыларны бу көнне чын мәгънәсендә бәхет басты, барысы да олы рәхмәтләрен белдереп, шат күңел белән чыгып киттеләр Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды. Икенче төркем...

Депутат янына гозер белән керүче азнакайлыларны бу көнне чын мәгънәсендә бәхет басты, барысы да олы рәхмәтләрен белдереп, шат күңел белән чыгып киттеләр

Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды.

Икенче төркем инвалид ялгыз яшәүче ир-ат үз фатирына тәрәзәләр куйдыруда, ә биш бала тәрбияләүче яшь гаилә төзелеп беткән йортка газ кертүдә ярдәм сорап кергән иде. Рөстәм Нәбиулла улы физик мөмкинлекләре чиклеләр, күпбалалы гаиләләргә беренче чиратта ярдәм күрсәтергә тиешлеген әйтте .

Биш бала тәрбияләү өстенә йорт та бетереп кергән Гатауллиннар гаиләсенә гомумән, соклануын белдерде: "Мондый позитив кешеләрне мин хөрмәт итәм, алар безнең яклауга лаек", - диде ул.

Ул шулай ук нефтьче-бакчачыларны су белән тәэмин итүдә ярдәм сорап кергән Зирекле Елга бакчачылык ширкәте рәисе Виктор Князевка да сорауны карап, эшлекле ярдәм күрсәтергә ышандырды. Кыскасы, депутат бер генә сорауны да игътибарсыз калмады. Күпчелеге буенча урында ук эшлекле чаралар күрелде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ФОТО aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда депутат кабут итте: инвалидка тәрәзәләр, 5 балалы гаиләгә яңа йортка газ