Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында янгында 3 кеше һәлак булган

Быелның 20 октябренә Азнакай районында 29 янгын очрагы теркәлгән. Янгын чыгуга утны саксыз куллану, электр җиһазларын кулланганда кагыйдәләр бозу, ут төртү, транспорт чараларының төзек булмавы, яшен сәбәп булып тора. 2016 елда Азнакай районында янгын чыгу сәбәпле 3 кеше һәлак булган. Көзге-кышкы чорда торак йортларда янгын чыгу куркынычы арта. Чөнки бу...

Быелның 20 октябренә Азнакай районында 29 янгын очрагы теркәлгән. Янгын чыгуга утны саксыз куллану, электр җиһазларын кулланганда кагыйдәләр бозу, ут төртү, транспорт чараларының төзек булмавы, яшен сәбәп булып тора. 2016 елда Азнакай районында янгын чыгу сәбәпле 3 кеше һәлак булган.

Көзге-кышкы чорда торак йортларда янгын чыгу куркынычы арта. Чөнки бу чорда кешеләр җылыту приборларыннан ешрак файдалана башлый, мичләргә яга. Мичләрне якканда аеруча сак булырга кирәк. Ягу сезоны башланганчы аларның төзеклеген тикшерергә, ярылган урыннарны сыларга, корымнан чистартырга, төтенчыккычны акларга, көл булса, аны суытып, чистартырга кирәк. Еш кына мичләрне ягып җибәрү өчен тиз кабынып китүче сыеклыклар кулланалар, әмма бу бик тә куркыныч. Янгыннарның күпчелеге мичләрне артык кыздыру сәбәпле чыга. Мич алдына 0,5-0,7 м. размерында металл өслек җәяргә, якында тиз янып китүчән әйберләр сакламаска, керләр киптермәскә кирәк.

Электр җиһазларыннан файдаланганда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый саклау таләп ителә. Кулдан ясалган электр плитәләре, җылыткычлар куллану катгый тыела. Электрүткәргечләр тиешенчә, яхшылап изоляцияләнгән булырга тиеш. "Бурдан калса да, янгыннан калмый", - дигән әйтемне беркайчан да исегездән чыгармагыз. Үз иминлегебез үзебезнең кулда.

Равил ХӨСӘЕНОВ,

янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай районында янгында 3 кеше һәлак булган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында янгында 3 кеше һәлак булган