Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бакчаны кышка әзерлиләр

Бакчагыз мул уңыш белән куандырдымы? Аңа рәхмәт әйтә белегез! Агачтан һәм җирдән зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алыгыз. Аларны 30 сантиметрдан да сай булмаган чокырга күмегез. Җимеш агачларын туфрак туңарга бер ай кала утыртып өлгерергә кирәк. Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның берьеллык үсентеләрен, ә бераздан кара...

Бакчагыз мул уңыш белән куандырдымы? Аңа рәхмәт әйтә белегез! Агачтан һәм җирдән зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алыгыз. Аларны 30 сантиметрдан да сай булмаган чокырга күмегез. Җимеш агачларын туфрак туңарга бер ай кала утыртып өлгерергә кирәк.

Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның берьеллык үсентеләрен, ә бераздан кара карлыганныкын утыртыгыз, чөнки соңгысының өлгерүе озаккарак сузыла. Терәүләрне жыеп алыгыз. Көз коры килгәндә, суны туктатыр алдыннан һәм уңыш югары булганда, аларга су сибегез.


Ботаклардагы кабыкны чистартыгыз, барлык корыган өлешләрен җыеп алыгыз һәм яндырыгыз. Җәрәхәтләрне, черек куышларын һәм ярыкларны дәвалап, известь белән агартыгыз. Агулы алдавычлар куеп чыгыгыз. Кирәгеннән артык юеш бакчаларда канауларны чистартыгыз, корыту каналларын ремонтлагыз.

Тау битендәге бакчаларда туфракны саклау чаралары уздырыгыз. Кар суын тоту өчен өемнәр ясап чыгыгыз. Кирәк очракта казыганда органик ашламалар кертегез.

Тамыр системасын мүлчәләгез, яшь агачларның кәүсәсен һәм ботакларын урап бәйләгез. Сынмасын өчен карлыган куакларын бәйләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар бакчаны кышка әзерлиләр