Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 13 егетен хәрби хезмәткә озаттылар - ФОТОРЕПОРТАЖ

24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете өчен гомерлек истәлекле калыр Бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә озатты. Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районыбызга гына хас матур бер йолага әверелде. -Менә сезгә дә ил алдында ир-егетлек бурычны үтәр чак җитте,...

24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете өчен гомерлек истәлекле калыр

Бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә озатты. Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районыбызга гына хас матур бер йолага әверелде.

-Менә сезгә дә ил алдында ир-егетлек бурычны үтәр чак җитте, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин сафка тезелгән егетләргә мөрәҗәгать итеп. -Сезне үстергән, белем биргән, олы тормышка әзерләгән әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәрби хезмәтегезне әлегәчә азнакайлылар саклап килгән үрнәктә, лаеклы үтәп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтып, оешма-предприятиеләргә эшкә урнашып, районны үстерүдә әби-бабайлар, әти-әниләр эстафетасын дәвам итәрсез, дигән теләктә калабыз.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеевның хәрбиләрчә кыска, төпле киңәшләре, әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары исеменнән теләкләрен ирештергән Миргазиян Динмөхәммәтовның үтемле хәер-фатихасы, дин әһелләре Азат хәзрәт һәм Александр атакайның догалары да аларны яманлыклардан аралар, саклар, иншаллаһ.

-Сезнең ышанычны акларбыз! - дип барсы исеменнән вәгъдәләрен ирештерде Руслан Сәлахов. Шулай булыр да: көч-гайрәтләре ташып, хәрби хезмәткә теләп китүләре күренеп тора, төрле уку йортларында алган белемнәре дә бик ярап куяр. Дөньялар имин булсын да, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Лиза Нурлыева,

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


 Азнакайның 13 егетен хәрби хезмәткә озаттылар - ФОТОРЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 13 егетен хәрби хезмәткә озаттылар ФОТОРЕПОРТАЖ