19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда көзге ярминкәләр уза
Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан. Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы...
-
Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә Мәдәни дәрес узды
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен Мәдәни дәрес узды. Укучылар туган шәһәрләренең мәдәнияте, тарихы белән таныштылар. Һәрберсенә Мәдәни көндәлек тапшырылды. Уку елы барышында укучылар китапханәләргә, музейгаларга, тарихи урыннарга сәяхәт кылачаклар һәм бу хакта көндәлеккә язып барачаклар. Соңыннан көндәлекне иң яхшы алып баручылар билгеләнәчәк.
-
Азнакайның 1 нче мәктәбе укучылары дару үләннәре җыйдылар
"Көзге игелеклеләр атналыгы" акциясе кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә "Җир - уртак йортыбыз" дигән чара узды. Укучылар һәм укытучылар җәен бик күп төрле дару үләннәре җыйганнар. Аларныхәзерләүләр конторасына тапшырачаклар. Шулай ук акция барышында ярминкә дә оештырылды. Анда "Иң керемле сәүдә ноктасы", "Иң эксклюзив товар", "Иң үзенчәлекле сәүдә ноктасы" дигән...
-
“Күңелле стартлар” чикләрне белмәде
Шәһәребезнең Шәфкатьлелек паркында социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Күңелле стартлар" уены узды. Төрле милли уеннарда, спорт ярышларында балалар бик теләп катнаштылар. "Атта" йөгерү, күзне бәйләп уенчык таккан җепне кисү, кәлүш киеп йөгерү,...
-
Актүбәдә парклар һәм скверлар көне акциясе узды
Актүбәлеләр "Парклар һәм скверлар көне" республика акциясеннән читтә калмадылар: Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында зур бәйрәм уздырдылар. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, кешеләрнең күңеле шат иде, Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистларына кулышып җырладылар, биеделәр. Парклар һәм скверлар елында безнең бистә халкы өчен бик күп ял урыннары төзелде, Актүбә тагын да матурланды,...
-
Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Кеше сәламәтлеге хисабына кесәсен калынайтырга уйлаган
Азнакай шәһәр прокуратурасы 51 яшьлек гр. И.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул сату максатыннан, кулланучылар тормышы һәм сәламәтлегенә янаучы продукция алып кайтуда һәм саклауда гаепләнә. Сәүдәгәр ханым кеше сәламәтлегенә куркыныч икәнен белә торып, Самара өлкәсеннән составында спирт булган продукция алып кайта. Аны гаражында саклый. И. үз гаебен тулысынча таный. Суд...
-
Татарстан - халкының табышы кимемәгән аз санлы төбәкләрнең берсе - Росстат
Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә калган Росстат Россиянең күпчелек төбәкләрендә халыкның кереме кимүе турында белдерде. Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә кала алган. Халыкның саф табышы кимү, Татарстан Республикасыннан кала, Үзәк федераль округка, Краснодар краена, Төньяк Кавказка һәм Кырымга кагылмаган, дип яза "ТАСС" Росстат тикшеренүләре...
-
“Азнакай җылылык челтәре” ҖЧҖ идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы
Баязитова Әлфия Салих кызын - 60, Габдрахманова Тәнзилә Гаяз кызын - 65, Нәгыймуллина Альбина Мияссәр кызын - 60 яшьлек юбилейлары белән тәбрик итәләр. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш телиләр.
-
Татарстан ЮНЕСКО проектларында катнашырга әзер
"Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында республика Дәүләт Киңәшчесе шулай дип ышандырды Казан Ратушасында "Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында дискуссияләр дәвам иттерелеп, чираттагысы "Хәзерге заман җәмгыять кыйммәтләре системасы" темасын ачуга корылган иде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика...
-
Азнакай парклары – халыкның яраткан ял урыны
Шәһәребездә соңгы елларда бик күп күркәм ял урыннары пәйда булды. Җиңү һәм Гаилә паркларын азнакайлылар үз итте. Уку елы башангач, биредә мәктәп укучылары өчен төрле чаралар оештырыла. Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныфлары да районның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгына багышланган "Әдәби парк" дигән чарада катнаштылар. Аны район...