Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә парклар һәм скверлар көне акциясе узды

Актүбәлеләр "Парклар һәм скверлар көне" республика акциясеннән читтә калмадылар: Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында зур бәйрәм уздырдылар. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, кешеләрнең күңеле шат иде, Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистларына кулышып җырладылар, биеделәр. Парклар һәм скверлар елында безнең бистә халкы өчен бик күп ял урыннары төзелде, Актүбә тагын да матурланды,...

Актүбәлеләр "Парклар һәм скверлар көне" республика акциясеннән читтә калмадылар: Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында зур бәйрәм уздырдылар.

Яңгыр сибәләп торуга карамастан, кешеләрнең күңеле шат иде, Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистларына кулышып җырладылар, биеделәр.

Парклар һәм скверлар елында безнең бистә халкы өчен бик күп ял урыннары төзелде, Актүбә тагын да матурланды, яңарды. Республика һәм нефтьчеләр ярдәме белән скверлар, фонтан барлыкка килде, Җиңү мәйданы реконструкцияләнде. Актүбәлеләр үзләре дә торган җирләрен матурлау, төзекләндерү эшләрендә актив катнашалар, атна саен өмәгә чыгалар.

Халыкны бәйрәм белән бистә башлыгы Роза Галиева котлады.

- Каралган-тәрбияләнгән урамнарыбыз, скверларбыз күбрәк булган саен, бистәбездә шулкадәр яхшырак булыр. Гаиләләребез белән скверларга килеп, күңелләргә бары якты хис-тойгылар гына алырга язсын, - диде ул.

Нина Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә парклар һәм скверлар көне акциясе узды