Азнакайда көзге ярминкәләр уза
Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан. Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы...
Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан.
Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы тутырмалар, майлар, яшелчә, җиләк-җимеш, балның да ниндие кирәк: карабодайныкы, чәчәкнеке, юкә балы... Кул осталары иҗат иткән эшләнмәләр завыклыгы белән сокландырды.
Бу ярминкәдә 50дән артык фермерлык хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, һәвәскәр бакчачылар үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Бездә ярминкәләр гадәттә җыр-бию, концертлар белән уза. Бу юлы да сәхнә йолдызлары рәхәтләнеп ял иттерде, бәйгеләр дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев