Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан ЮНЕСКО проектларында катнашырга әзер

"Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында республика Дәүләт Киңәшчесе шулай дип ышандырды Казан Ратушасында "Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында дискуссияләр дәвам иттерелеп, чираттагысы "Хәзерге заман җәмгыять кыйммәтләре системасы" темасын ачуга корылган иде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика...

"Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында республика Дәүләт Киңәшчесе шулай дип ышандырды

Казан Ратушасында "Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау" халыкара форумының экспертлар панель утырышында дискуссияләр дәвам иттерелеп, чираттагысы "Хәзерге заман җәмгыять кыйммәтләре системасы" темасын ачуга корылган иде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты. Татарстан ЮНЕСКО проектларында катнашырга әзер, аерым алганда, Бөек ефәк юлы буенча, дип игълан итте ул утырышта, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Дискуссиядә шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе урынбасары Александр Дзасохов, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, "Халыкны саклап калу өчен" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, "Хатын-кызның киләчәге" халыкара хатын-кызлар үзәге" халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, ЮНЕСКО карамагындагы берничә дәүләт илчесе, Франция, Венгрия, Испания, Әзербайҗан, Кытай, Польша, Казахстан һәм башка илләрдән 40тан артык югары дәрәҗәдәге экспертлар катнашты.

Дискуссияне ИКОМОС Россия милли комитетының вице-президенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча проректоры, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының "Бөтендөнья мәдәни мирасы" ресурс үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев башлады. Ул "Күренекле универсаль хәзинә" төшенчәсен эшләүдә Татарстан эксперт-белгечләренең керткән өлеше һәм тәҗрибәсе турында сөйләде.

ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Халыкара форумда катнашулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев галимнәргә акыллы чыгышлары, фикерләре һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәт әйтте. "Дискуссияләр кирәк. Кешелекне саклау темасы бик катлаулы, күләмле һәм тирән. Сүз кешенең яшәеше турында, кешелек турында, безнең үзебез турында бара. Бүген әйтелгән проблемалар безнең барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Безгә активрак булырга кирәк, ул вакытта без бер-беребезне тыңларга өйрәнербез. Кешеләрне аңларга, ишетергә тырышырга кирәк, шул чакта кешелеккә хезмәт итү теләге туа. Чынлыкта, без үзебезгә хезмәт итәбез. Кешелекне саклау - ул үзеңә эшләү, һәр кешенең эше, бернигә дә карамый. Ярый әле Россиядә һәм дөньяда кешелекне саклауга эшли торган сезнең кебек кешеләр, институтлар бар. Әйдәгез, бу эшне дәвам итик. Без ЮНЕСКО юнәлеше буенча, аерым алганда, Бөек ефәк юлы буенча зур проектларда катнашырга әзер. Безнең билгеле тәҗрибәбез бар: Казанның меңьеллыгына бәйле без Бөек Болгар юлын тикшердек. Беренчеләрдән булып үзебезнең Фәннәр академиясен булдырдык, бүгенге көнгә 7 томда "История татар" басмасын тәмамладык. Безнең тарихыбыз бай, XVII-XX йөзләрнең күренекле татар дин эшлеклеләренең бик зур фәнни мирасы бар. Без хезмәттәшлеккә әзер", - диде ул.

Фото: http://polit.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан ЮНЕСКО проектларында катнашырга әзер