19 апрель 2024 яңалыклары
-
Азнакай районында Нилов Степан Сергеевичның 100 яше тулу уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы узды
Бүген (19 апрель) Азнакай районы Җиңү бистәсендә ТАССР авыл хуҗалыгы җитәкчесе, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Вахитов совхозы председателе булып эшләгән Нилов Степан Сергеевичның 100 яше тулу уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы булды.
-
Азнакай Бөтенрәсәй субботникка кушылды
Илебездә Бөтенрәсәй субботник бара, азнакайлылар да читтә калмады!
-
Иртәгә Азнакай техникумында ачык ишекләр көне!
Азнакай политехника техникумы 8-11 сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын ачык ишекләр көненә чакыра.
-
Котлыйбыз!
Азнакай районы буенча түбәндәге иптәшләр КПРФ Үзәк Комитетының истәлек медальләре белән бүләкләнделәр:
-
Алтын туегыз белән!
Яңа Юл бистәсендә гомер кичерүче кадерлеләребез Гөлшат Вазыйх кызы һәм Марис Мөхәммәт улы Солтановларның 19 апрель көнне бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел була.
-
Азнакайлыларны дөнья чемпионы спортка өнди
Данлыклы спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов турникта дөрес итеп тартылу серләрен ачты һәм Азнакай яшьләрен гаять файдалы күнегүне эшләргә чакырды. Полиатлон буенча 3 тапкыр – дөнья, 10 тапкыр – Россия, 40 тапкыр республика чемпионы физик ныклык хакында сөйләде.
-
Азнакайның балалар бакчалары өчен татарча җырлар альбомы туды
Шәһәребезнең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында музыка җитәкчесе Гөлназ Җиһаншинаның балалар өчен язылган татарча җырлыр альбомы тәкъдим ителде.
-
Азнакай районы Мәнәвез авылында өмә үткәрделәр
Районыбызда тирә-юньне чистарту буенча икеайлык бара. Кая карама чистарыну эшләре гөрли. Чистарып калгач, һава да сафланып китә, яшеллектән күзләр иркәләнә. Әлеге игелекле эшкә ТОСлар да актив кушылды. Мәнәвез бистәсендә яшәүчеләр Мәчет территориясеннән олы юлга кадәр араны ялт иттереп чистартып та куйдылар.