Алтын туегыз белән!
Яңа Юл бистәсендә гомер кичерүче кадерлеләребез Гөлшат Вазыйх кызы һәм Марис Мөхәммәт улы Солтановларның 19 апрель көнне бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел була.
Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез! Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз.
Сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмыйча, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев