Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында Нилов Степан Сергеевичның 100 яше тулу уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы узды

Бүген (19 апрель) Азнакай районы Җиңү бистәсендә ТАССР авыл хуҗалыгы җитәкчесе, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Вахитов совхозы председателе булып эшләгән Нилов Степан Сергеевичның 100 яше тулу уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы булды.

Җиңү бистәсе Мәдәният йорты алды иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Үзешчәннәребезнең матур концерт номерлары бер-берсен алыштырды. Тантананы ачу тантанасына  Азнакай районы  хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, тарих фәннәре докторы, танылган җәмәгать эшлеклесе, академик  Энгель Таһиров,  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Ленар Гарипов, епископ Мефодий, Азнакайның мактаулы гражданины  Миргасим Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Рамиль  Исламов, оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, Степан Сергеевичның балалары, оныгы, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары, якыннары  килгәннәр иде.

Тантананы  район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.  Ул үз чыгышында  Степан Сергеевичның легендар шәхес, районыбызның горурлыгы булуын ассызыклады. Ленар Гарипов  Степан Сергеевич  хөрмәтенә истәлек тактасы ачылу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның  искиткеч җылы язылган сәламләвен дә укып узды.

Энгель Ризак улы,  Миргасим Ильяс улы чыгышлары да Степан Сергеевичның  данлы тормыш юлы, казанышлары, кешелеклек сыйфатлары, матур эшләре хакында иде. 

-Безнең  балачак, гомеребезнең иң матур чоры  шушы Җиңү бистәсендә узды, – диде   аның улы Вячеслав  Степанович. – Ул гомере буе кешеләр өчен, алырның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртырга тырышып яшәде.  Ул безгә дә: “Кешеләрне яратыгыз, алар өчен дип тырышыгыз”, – дип гел әйтеп килә иде. Совхозның уңышлары өчен премия алгач, авылга тынлы оркестрга инструментлар  алдырды. Шундый кечкенә генә авылга бит. Мин шул оркестрны җитәкләүчеләрнең берсе булдым.  Аның белән авылларга йөри, кичәләр оештыра идек.  Бу авылның һәр йорты, төзелешендә әтиебезнең матур гамәле, төсе саклана кебек. Бүген авылда истәлек тактасы ачылуга, аның истәлегенең мәңгеләшүенә сөенеп туя алмыйбыз. Моның өчен  шундый әтиебез кебек лаеклы, данлы шәхесләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булганнары өчен республикабыз һәм район җитәкчеләренә,  авылдашларга, оештыручыларга зур рәхмәтлебез, – диде ул.

 

Легендар шәхес  Нилов  Степан Сергеевичның тормыш юлы  матур гамәлләр, көрәштән тора.  Ул Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә орденнары, СССР ВДНХның  алтын медале, “Почет билгесе” ордены, бик күп мактау грамоталары, дипломнар иясе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Аның ирешкән уңышлары, бүләкләрен санап та бетерерлек түгел.

Кеше китә, эзе кала, диләр.  Матур гамәлләре булган, җирен, кешеләрне яраткан кешеләр беркайчан да онытылмый, аларның даны  буыннардан-буыннарга күчеп, мәңгегә кала.

Истәлек тактасын ачу тантанасында бу легендар шәхес турында гади  әби-бабайлардан да, җитәкчеләрдән дә,  балалары оныкларыннан да бик күп матур сүзләр, истәлекләр ишеттек.

Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев