15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучылары мәктәп ашханәсендә нәрсә белән туклана
Иртән ашык-пошык коры-сары белән бер чынаяк чәй эчеп, мәктәпкә йөгергән балаң өчен, тамагы ачтыр инде дип, көнозын эчең пошып йөри. Әллә ашый анда, әллә юк. Һәркем дә бит ашханә ризыгын яратып бетерми. Әмма Азнакай әниләренең күңелен тынычландырырга ашыгабыз: муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу дүшәмбедә шәхсән үзе укучыларның туклануы белән...
-
Азнакайны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен көтәбез
Яңа елны каршыларга да санаулы вакыт кына калып бара. Аңа әзерлекне башлап җибәрү буенча Азнакай районы җитәкчелеге хезмәт коллективлары алдына конкрет бурычлар куйды. Сүз дә юк, торган җиребезне матурлап, бәйрәм рухы ясап, без иң беренче чиратта балаларны куандырабыз. 2017 елның илебездә Экология елы буларак игълан ителүе хакында да онытмыйк. Кар...
-
Наркотик белән сату иткән урыннар турында Азнакай халкы шалтыратып әйтә ала
Җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга тарту, наркотикларга бәйлеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендә консультацияләр бирү һәм ярдәм итү максатларында 14-25 ноябрьдә Татарстанда "Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең икенче этабы үткәрелә. Кайнар линия телефоннары: 7-05-35 (Азнакай шәһәр прокуратурасы), 02, 7-30-87 (эчке эшләр бүлеге).
-
Азнакай-Тарсус кардәшлегенең бәхет сере нидә?
Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай-Тарсус кардәшлегенең егерме еллыгы уңаеннан Тарсус мэры Шәүкәт Җанга һәм барлык тарсуслыларга котлау хаты юллады. "Шәһәрләребез арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы һәм әлеге дуслыкның икътисади һәм мәдәни яктан даими үсештә булуы безнең өчен дә, шулай ук сезгә дә зур әһәмияткә ия", -...
-
Азнакайлылар да сектант кызларның мескен җанварларны җәзалап үтерүләренә битараф калмады
Азнакайлылар да сектант кызларның дистәләрчә гөнаһсыз җан ияләрен вәхшиләрчә җәзалап үтерүләренә битараф калмады Шушы араларда Хабаровск өлкәсендә бертөркем сектант кызларның дистәләрчә гөнаһсыз җан ияләрен вәхшиләрчә җәзалап үтерүләре, әлеге күренешләрне интернет челтәренә куюлары турында җан өшеткеч вакыйгалар белән бөтен телевидение һәм интернет шаулады. Хайваннарга битараф булмаучы кеше буларак, кулыма каләм алмый...
-
АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә
АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә Синең әниең турында бар дөнья беләчәк! Әни - һәркем өчен иң кадерле һәм иң якын кешедер. Син исә үз әниеңне гадәти булмаган һәм аның күңеленә хуш киләрлек ысул белән котлый аласың! Әниең турында инша...
-
Азнакай укытучылары ГТО нормаларын тапшыра
Азнакай мәктәпләренең физкультура һәм башлангыч сыйныфларның физкультура дәресләрен дә алып баручы укытучылары 7 нче мәктәп базасында ГТО нормаларын тапшырдылар. - Бүген 5 төрдә нормаларны үтиләр. Киләсе елдан барлык укытучыларга да ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк, - ди баш судья, физкультура укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Фаварис Ильясов. Физкультурачылар өчен бу...
-
Азнакайның 3 нче урта мәктәбе профессор Владимир Базарный методикасын дүртенче ел куллана
Укучыларның сәламәтлеге - мәгариф өлкәсендә белем бирү сыйфатын билгелүче мөһим фактор. Замана мәктәбе балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча уңай мөһит булдыруны таләп итә. 2013 елдан башлап Азнакайның 3 нче урта мәктәбе "Сәламәтлек мәктәбе" дип игълан ителде. Укыту процессында физик сәламәтләндерү эше, сәламәтлек саклау технологияләрен куллану педколлективка йөкләнгән өстенлекле юнәлеш...