Азнакай-Тарсус кардәшлегенең бәхет сере нидә?
Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай-Тарсус кардәшлегенең егерме еллыгы уңаеннан Тарсус мэры Шәүкәт Җанга һәм барлык тарсуслыларга котлау хаты юллады. "Шәһәрләребез арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы һәм әлеге дуслыкның икътисади һәм мәдәни яктан даими үсештә булуы безнең өчен дә, шулай ук сезгә дә зур әһәмияткә ия", -...
Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай-Тарсус кардәшлегенең егерме еллыгы уңаеннан Тарсус мэры Шәүкәт Җанга һәм барлык тарсуслыларга котлау хаты юллады.
"Шәһәрләребез арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы һәм әлеге дуслыкның икътисади һәм мәдәни яктан даими үсештә булуы безнең өчен дә, шулай ук сезгә дә зур әһәмияткә ия", - дип белдерде ул.
Азнакай-Тарсус кардәшлеге 1996 елда башланды. Күпләр кызыксына: "Нигә нәкъ менә Тарсус шәһәре безнең кардәш, ерактагы ул кала ничек табылды? - ди.
Хәлләр болай булды. Шул елны мин Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте идарәсе рәисе буларак Казан бизнесменнары делегациясе белән Истанбулга барган идем. Кафеда үзара татарча сөйләшеп утырганда яныбызга озын буйлы, мәһабәт кыяфәтле бер төрек кешесе килде.
- Гафу итегез, сез татарлар бугай, - диде ул.
- Әйе, без Татарстаннан, - дигәч, ул үзенең Теоман Сунгур булуын һәм татар нәселеннән килүен аңлатты. Моңа шатландык, кочаклаштык һәм Теоман бәй белән озак кына сөйләштек. Шулчак акылыма кардәш шәһәрләр уе килде, яңа дустыбыз да аны ишетеп хуплады. Ул безгә үзе яшәгән Тарсус шәһәрен тәкъдим итте. "Тарсус шәһәре бик матур һәм аның мэры Борһанеттин Коҗамаз - минем дустым, ул татарларны ярата", - дип өстәп тә куйды.
Казанга кайткач, мин танылган депутатыбыз, милләтпәрвәр Фәндәс абый Сафиуллин янына парламентка кердем һәм Истанбулдагы очрашу турында сөйләп бирдем. Мин аннан дуслык, кардәшлек җепләрен сузуда ярдәм сорадым. Фәндәс абый да: "Бик әйбәт тәкъдим, әйдә Азнакай белән дуслаштырабыз төрекләрне", - диде. Ул көн Татарстан парламентының пленар утырышы көне иде, шуңа күрә район башлыклары барысы да шунда иде. Азнакай җитәкчесе Әнәс Исхаков та биредә булырга тиеш, әйдә аның янына, дип мине залга алып та китте депутатыбыз. Әнәс Гатуфовичка да бу фикер ошады, аны хуплап, ул миңа: "Әйдә китер алайса безгә Тарсус башлыгын", - дип җавап та бирде.
Төрекләр килмәс, бәлки шүрләрләр, дип борчылган идем, ләкин Борһанеттин Коҗамаз кыю кеше булуын күрсәтте. Делегациясе белән килде, кардәшлек килешүе төзелде. Менә шулай. Инде еллар узгач, Теоман Сунгур хатыны белән Азнакайга кунакка килгәч, залга җыелган халыкка бу вакыйгаларны хәтерләтте.
Бүген дә Азнакай-Тарсус кардәшлеге халык дипломатиясенең матур бер үрнәге булып тора. Аның сере, минемчә, җәмәгать оешмасының һәм хакимиятнең бергәләп эшләвендә. Мондый эшләрне дәүләт органныры гына булдыра алмый, чөнки аларның болай да эшләре тыгыз. Аннары, сер түгел бит инде, чиновниклар инициатива күрсәтергә бик ашкынмый да... Шул ук вакытта җәмәгатьчелек тә, әгәр хакимият тарафыннан яклау булмаса, бу йөкне алып баралмый.
Бу феноменның, ә Азнакай-Тарсус кардәшлеге һичшиксез бер феномен - аның Росссиядә ише бармы-юкмы белмим, тагын бер сере Азнакайда яшәүче тырыш, уңган һәм дә кешелекле халыкның үзендә. Азнакайда әле бүгенге көнгә кадәр татарларга хас булган күркәм сыйфатлар яшәп килә. Андый халыкны башка җирдә күреп булмый. Татар замана таләпләренә бик тиз яраклаша һәм үз йөзеннән, үз теленнән, үз гореф-гадәтләреннән тиз баш тарта. Казанда яшәүче татарларның башка милләт кешеләреннән һичбер аермасы калмый. Ә менә азнакайлылар андый түгел, алар үз культураларын саклый, аларга әллә кемнәр түгел, үз кан-кардәшләре якын. Хәтта ул кардәшләр берничә мең километр, Ак диңгез буенда яшәсә дә...
Фирдүс Фәтхелисламов,
Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте җитәкчесе,
доцент, философия фәннәре кандидаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев