14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ялларда укылмый калган ТОП-5 Азнакай яңалыгы
1. Гайбәткә чыккан: Азнакай поликлиникасы эшли һәм эшлиячәк Соңгы вакытта халык арасында үзәк поликлиниканы ябалар, ул башка җиргә күчерелә, бинасын инде сатканнар да икән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Бу сүзләргә ачыклык кертеп, бер уңайдан медицина өлкәсендәге халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп, "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. 2. Азнакайда Әниләр...
-
Азнакай укучылары “Замандаш” әбиләрен яратып калдылар
"Йөрәк җылысы белән" - Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Замандаш" клубы әгъзалары белән очрашу әнә шул исем астында узды. Клуб белән Фәүзия Бакирова җитәкчелек итә. Ул кыскача үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Кичәбез татар халыкының гимнына әверелгән "Туган тел"...
-
Азнакайда Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Әдәбият көне узды
Азнакай гимназиясендә Марсель Галиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган Әдәбият көне радиотапшырудан: "Исәнме, матур тау! Туган як тәхете - Чатыр-тау!" - дип, әдипнең сүзләре белән башланып китте. Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев шигырьләрен гимназия укучылары сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Китапханәдә шигырь сөючеләр клубы...
-
Азнакайның яшь спортчысы Дамир Гамбәров берьюлы ике җиңү яулаган
Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Дамир Гамбәров берьюлы 2 җиңү яулаган. "Лидер" балалар спорт мәктәбе Беренчелегендә ул теннис буенча абсолют беренчелеккә чыккан. Ә Азнакай клубы составында үтә җиңел авиация спорты буенча "АЗФЛАЙ" клубының регионара ачык ярышларында җиргә төшү төгәллеге дисциплинасында икенче урынны яулаган.
-
Азнакай укучылары хәрби югары уку йортларының өстенлекләре белән танышты
Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт юнәлеше буенча әңгәмә узды. Әңгәмәне Азнакай районы хәрби коммиссариатының мобилизацион ресуслар хәзерләү бүлеге начальнигы Рушан Юсупов алып барды. Ул укучыларга республикабызның хәрби югары уку йортлары хакында, алага керү тәртибе һәм бу уку йортларының өстенлекләре турында сөйләде. Егетләргә тормышта...
-
Азнакайда “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дигән бәйрәм узды
Әти-әниләр җитезлектә балалардан калышмадылар Азнакай 1 нче урта мәктәбендә балаларны ата-аналар белән бергәләп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 1 һәм 2 нче сыйныфлар белән "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән чара да әлеге дуслыкны ныгыту йөзеннән үткәрелде. Командалар үз девизларын, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, уеннарда көч сынаштылар. Беренче...
-
Синең кешеләрең, Азнакай: Марс һәм Фәндисә Мадьяровлар
Бер авылда туып, мәктәптә бер бер сыйныфта укып үскән алар. Җиденчене тәмамлагач, юллары беразга аерылса да, насыйп ярлар булгач, язмыш кавыштырган үзләрен. Җиңү бистәсендә гомер кичерүче Марс ага белән Фәндисә апа Мадьяровлар табигатьнең менә бүгенгедәй кышка кереп барган ап-ак мәлендә моннан 55 ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгәннәр. Фәндисә апа Вахитов...
-
«Татэнергосбыт» җәмгыятенең Азнакай офисына яңа җитәкче билгеләнде
«Татэнергосбыт» Акционерлык җәмгыятенең Азнакайда клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе итеп Галиев Шамил Хәмзә улы билгеләнде. Ул 1960 елда туган, югары техник белемле. Моңа кадәр шул ук оешмада инжернер булып эшләгән. Өйләнгән, өч бала тәрбиялиләр.
-
Азнакай районының социаль яклау бүлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде
Азнакай мунициапаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе итеп Мәрданшина Элиза Наил кызы билгеләнде. Ул 1972 елда туган, югары белемле. Моңа кадәр социаль яклау бүлеге консультанты булып эшләгән. Кияүдә, ике бала тәрбиялиләр.
-
АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә
АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә Синең әниең турында бар дөнья беләчәк! Әни - һәркем өчен иң кадерле һәм иң якын кешедер. Син исә үз әниеңне гадәти булмаган һәм аның күңеленә хуш киләрлек ысул белән котлый аласың! Әниең турында инша...