10 май 2016 яңалыклары
-
Җомга көнне “Чатыр Тау Арена”да спорт сөючеләр өчен чираттагы бәйрәм узачак
Районда спорт тормышының азга гына да тынып торганы юк. Агымдагы атнаның җомгасында "Чатыр Тау Арена"да спорт сөючеләр өчен чираттагы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан спорт уеннары фестивале оештырыла. Анда район һәм шәһәр оешма-предприятиеләре командалары спортның ун төре буенча көч сынашачак. Фестиваль командалар парады белән 14.00 сәгатьтә башлана.
-
Сөендек тә, еладык та
Менә шаулап-гөрләп Җиңү бәйрәме дә узып китте. Бу көн хәтерне, истәлекләрне яңартты, авыр сугыш елларына алып кайтты. Мин үзем 1937 нче елда туганмын. Бик кечкенә булсам да барсын да хәтерлим: ачлык, ялангачлык, өскә кияргә, ашарга юк, өйләр буш, үлемгә тиң тынлык, әтиләр сугышта, авылда куркыныч. Кайда черек бәрәңге, кайда кычыткан,...
-
Җиһанга Җиңү иңде
Җитмеш беренче Җиңү язы кояшлы җылы көне, азнакайлыларның "Үлемсез полк" илкүләм хәрәкәтенә бердәм кушылып, урамнарны иңләп атлавы, сугыш чорының шанлы еллары хәтирәләрен айкаткан үзешчәннәребезнең чыгышлары, җитәкчеләрнең дулкынландыргыч тәбрикләү сүзләре, бу көнне олысын-кечесен биләп алган бәйрәм халәте күңелләрдә озак сакланыр әле. Әнә, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр...
-
"Үлемсез полк" акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашты(ФОТО)
Кичә Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты....
-
Азнакайда үткән атнаның нәтиҗәләре
Азнакайлылар электрон хезмәтләрдән актив файдалана Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Җирлегебездә ул, гадәттәгечә, зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде....
-
Апамның ире бәйләнә
Бу хәлләр турында газетага языйммы юкмы дип озак уйланып йөрдем, ниһаять, тәвәкәлләдем, бәлки укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр. Ярты ел элек апамның туен гөрләттек. Булачак ире белән берничә ай очрашканнан соң, апам кияүгә чыкты. Киявебез үзеннән берничә яшькә олырак. Чит төбәктән килгән кеше. Татарстанда туганнары да юк. Ләкин саф...
-
Азнакайда чәчү югары темпта бара
Кояшлы аяз көннәрдә Азнакай районында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 10 майга) азнакайлылар 42,1 мең гектарда сабан чәчүе башкарганнар. Бу планда каралганның 64 процентын тәшкил итә. Шулай ук көнбагыш - 63 %; бөртеккә кукуруз - 40 %; рапс - 56 % чәчелгән.
-
Орлыгы нинди, уңышы шундый
Кибеттән орлык сатып алганда, пакетындагы язуларны өйрәнегез. Анда культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлыкларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән документны да таләп итә аласыз. Үлчәп бирелә торган орлык алганда, сатучыдан сыйфат сертификатын...
-
Мәсгут авыл зиратында өмә үтте
Адам баласының соңгы йорты - зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Шунысы сөенечле, авылыбыз Мәсгуттә әлеге изге эшкә битараф карамыйлар, авыл халкы зиратларны җыештыру өмәләренә ел саен бердәм булып кушыла. Быел ул район күләмендә үткән "Мәрхәмәтле Азнакай" акциясе...
-
Азнакайлыларга, сөннәт буенча бүләк бирү кагыйдәләре
Динебез - игелек, мәрхәмәт, яхшылык дине. Барча кешеләрне ярату һәм бүләк бирү - аның аерылгысыз бер өлеше. Бүләк бирүне безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәт иткән һәм чын күңелдән бүләк бирүче, һичшиксез, Раббысының рәхмәтенә ирешер. «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», - диелә бер хистә. Ислам...
-
Кан белән яуланган җиңү
Сугыш ветераны Миргасыйм Касыймов (сулда) хезмәт ветераны Миннехәмит Харисов белән. Миргасыйм Касыймов Азнакай районының Сәпәй авылында 1916 елның 4 октябрендә күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. Быел аңа 100 яшь тула. Өлкә совет-партия мәктәбен тәмамлый. Казанда берьеллык укытучылар курсын тәмамлап, укытучылык эшендә була. 1940 елда совет-фин сугышы чорында армиягә алына. Бөек Ватан...