Ярты ел элек апамның туен гөрләттек. Булачак ире белән берничә ай очрашканнан соң, апам кияүгә чыкты. Киявебез үзеннән берничә яшькә олырак. Чит төбәктән килгән кеше. Татарстанда туганнары да юк. Ләкин саф татарча сөйләшә, бик ачык, аралашучан кеше. Бер күрүдә үк ошаттык аны. Тик менә, тора-бара миңа башкача карый башлаганын тойдым. Кирәксә-кирәкмәсә дә телефоннан шалтырата миңа, хәлләремне белешкән була. Баштарак моңа әллә ни игътибар бирмәдем, якын итәдер дип уйладым. Тик кияү егете оятсызлана ук башлады.
Безгә кунакка кайткач, апа күрмәгәндә генә мине коча бу, матур сүзләр әйткән була. Соңгы арада бөтенләй очрашуга чакыра башлады. Мин, әлбәттә, каршы килдем. Апама бу хакта әйтергә куркам, киявебез белән дә турыдан туры сөйләшергә кыймыйм. Ул миннән ун яшькә олырак. Хәзер аның белән очрашырга да теләмим, апам берәр нәрсә сизмәсен иде дим, гаиләләрен бозасым килми.
Айсылу, Апас.
Нет комментариев