3 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай пенсия фонды белгечләре халыкны кабул итәчәк
Районда уздырылучы инвалидлар декадасы уңаеннан Азнакай пенсия фонды идарәсендә 5-9 декабрьдә "Игелеклелек атнасы" үткәрелә. Бу көннәрдә теләге булган һәркем пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алачак. Фото сайтыбыз архивыннан
-
Афиша: “Хәтирә” ветераннар ансамбле Азнакай сәхнәсендә 30 ел балкый - ФОТО
Азнакай шәһәре "Хәтирә" ветераннар ансамбленең юбилей концерты 2017 елның 20 гыйнварында узачак. - Иҗатыбызга битараф булмаган райондашларны тантананы бергәләп үткәрергә, иҗат дәрьясында хозурланырга район-шәһәр Мәдәният йортында көтеп калабыз, - ди "Хәтирә" хор коллективының старостасы Айзәрә Хәбибуллина. Исәп-хисапсыз сәяси гарасатлар кичергәндә, үз дәүләтебезне югалтып, ничә гасыр дәверендә хокуксызлыкта яшәгәндә дә, бөек...
-
Азнакайның Буралы авылыннан Фәридә Мөҗипова “Әфлисунлы пирог” рецептын тәкъдим итте
(АЗНАКАЙ, 3 декабрь) Безнең татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган. Телеңне йотарлык итеп әзерләнгән бәлеш, өчпочмак-кыстыбый, гөбәядияләр, чәк-чәк һ.б. нигъмәтләрне кем генә авыз итеп карамаган да, кем генә аларны яратмый икән? Безнең Азнакай да элек-электән үзенең аш-су осталары белән дан тоткан төбәк. Буралыдан Фәридә апа әнә Казанга кадәр барып...
-
Азнакай халык театры “Идел-йорт” XVI фестиваль-конкурсының III турында катнашты - ФОТО
Азнакай халык театры театраль коллективларның "Идел-йорт" XVI Регионара фестиваль-конкурсының III турында катнашты. Ул ноябрьдә Казан шәһәрендә узды. Бәйгенең өченче турында 18 театраль коллектив чыгыш ясады. Алар зональ сайлап алу турларында катнашкан 44 коллектив арасыннан сайланып алынган. Азнакай артистлары жюри һәм тамашачыга Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектаклен тәгъдим итте. Татарстан Республикасы...
-
Азнакай терлекчеләре сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшырткан
Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча район терлекчеләре көнгә 94,2 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка к үбрәк. Бер сыерга 12,1 кг сөт туры килә. Районыбызның сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуда "Союз-Агро", "Марс", "Габдрахманов Л.Г.", "Таллы Бүләк", "Чатыр тау", "Тукай ис.",...
-
Азнакайның православие храмы Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң затлы гыйбадәтханә булачак
Азнакай шәһәрендә төзелеп килүче православие храмы төзелеше буенча попечительлек советының чираттагы киңәшмәсе узды. Анда Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе управляющие епископ Мефодий һәм башка руханилар да катнашты. Аларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә иман йортлары төзүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады. - Бүгенге көндә шәһәребездә калкып килүче православие гыйбадәтханәсе...
-
Азнакай шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды
(Азнакай, 3 декабрь) Бүген 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең " Шифа" сәүдә үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!