Азнакайның православие храмы Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң затлы гыйбадәтханә булачак
Азнакай шәһәрендә төзелеп килүче православие храмы төзелеше буенча попечительлек советының чираттагы киңәшмәсе узды. Анда Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе управляющие епископ Мефодий һәм башка руханилар да катнашты. Аларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә иман йортлары төзүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады. - Бүгенге көндә шәһәребездә калкып килүче православие гыйбадәтханәсе...
Азнакай шәһәрендә төзелеп килүче православие храмы төзелеше буенча попечительлек советының чираттагы киңәшмәсе узды.
Анда Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе управляющие епископ Мефодий һәм башка руханилар да катнашты. Аларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә иман йортлары төзүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады.
- Бүгенге көндә шәһәребездә калкып килүче православие гыйбадәтханәсе төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, толерантлыгын ныгытуда, рухи үсешендә мөһим урын алып торыр. Аның мәчеткә каршы, шәһәребезнең халык бик яратып йөргән Җиңү паркы, төбәк музее, Мәдәни үзәк, спорт объектлары янәшәсендә, иң күркәм урында урнашуы да зур мәгънәгә ия, - диде ул.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин попечительлек советының яңартылган эшче төркеме әгъзалары белән таныштырды.
Азнакайлыларны сәламләп, епископ Мефодий бүгенге җитди сөйләшүнең төп максатына тукталып, Татарстанның көньяк-көнчыгышында булачак иң затлы дини йортның эскизын раслаячакларын белдерде. Ул бу храмның иман йорты гына түгел, ә шәһәрнең йөзек кашы да булып торачагын әйтте.
-Татарстанда, шул исәптән Азнакайда күзәтелгән мәдәниятебезнең, динебезнең бердәм диалогы илебезнең башка төбәкләре, хәтта күп кенә чит илләр өчен дә олы үрнәк, - диде ул.
Храмны төзүдә дә нефтьчеләребез ярдәм күрсәтәчәк. "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, храм төзелешенә кураторлык итүче Владимир Попов бу нәүбәттән килешү-сөйләшүләр алып барылуын җиткерде, әлеге изге эшкә башка оешма-предприятиеләр, хезмәт коллективларының, шулай ук прихожаннарның да ярдәме кирәклеген әйтте. Приход настоятеле Александр Гудовских бу тәкъдимнәрне хуплап чыгыш ясады.
Киңәшмәне йомгаклап, епископ Мефодий район җитәкчеләренә, нефтьчеләргә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер торулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул епархия исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга "князь Изге Владимирның 1000 еллыгына" медален тапшырды. Бу олы бүләк районыбызда руханиларга булган хөрмәтне, дини йолаларыбызны саклауга, төрле милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуга булган игътибарны бәяләү билгесе иде.
Гөлнара Хафизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев