Азнакайның Буралы авылыннан Фәридә Мөҗипова “Әфлисунлы пирог” рецептын тәкъдим итте
(АЗНАКАЙ, 3 декабрь) Безнең татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган. Телеңне йотарлык итеп әзерләнгән бәлеш, өчпочмак-кыстыбый, гөбәядияләр, чәк-чәк һ.б. нигъмәтләрне кем генә авыз итеп карамаган да, кем генә аларны яратмый икән? Безнең Азнакай да элек-электән үзенең аш-су осталары белән дан тоткан төбәк. Буралыдан Фәридә апа әнә Казанга кадәр барып...
(АЗНАКАЙ, 3 декабрь) Безнең татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган.
Телеңне йотарлык итеп әзерләнгән бәлеш, өчпочмак-кыстыбый, гөбәядияләр, чәк-чәк һ.б. нигъмәтләрне кем генә авыз итеп карамаган да, кем генә аларны яратмый икән?
Безнең Азнакай да элек-электән үзенең аш-су осталары белән дан тоткан төбәк. Буралыдан Фәридә апа әнә Казанга кадәр барып чәк-чәк пешерү тәҗрибәсе белән уртаклашып кайтты, Мәндәйдән аш-су остасы Мәрьям Миңнеголова хакында язмаган газета-журнал калмады.
Гәрчә, аш-су бүлмәсендә кайнашмаган хатын-кыз бармы икән соң ул? Юктыр! Әйе, берничә еллар элек без "Әй, рәхәткә чыктык", - дип кибет ризыгына күчеп беткән идек, бетүен. Әмма вакыт үзенекен күрсәтә, үз кулларың белән пешерелгәннең тәмлерәк тә, файдалырак та икәнен аңлый башладык. Киштәләрдә тузанланып яткан дәфтәрләр дә кулга алынды. Интернет челтәренә күз салсаң да, һушың-акылың китәрлек: нәрсә генә әзерләмиләр хуҗабикәләр бүген!
Күпсанлы азнакайлылар соравы буенча, төрле аш-су рецептларын газета битләрендә дә биреп барабыз. Әмма анда үзебез әзерләгән ризыклар турында язсак, ничек күңелле булыр иде! Шуңа сезне дә үзегез яратып пешергән ризыкларның серләрен ачарга чакырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Ә бүгенгә Фәридә Мөҗиповадан "Әфлисунлы пирог" рецептын тәкъдим итәбез.
Фәридә - Азнакай кызы.
- Көн саен нинди дә булса үзенчәлеклерәк ризык әзерләргә тырышам. Аш бүлмәсендә кайнау миңа җан тынычлыгы бирә. Пешергән ризыкны өч балам, тормыш иптәшем дә бик яратып ашыйлар. Аларның "Телне йотарлык тәмле булган", - дигән сүзләре миңа канат өсти: эзләнә башлыйм, яңа рецептлар табам, якыннарымны тагын да ныграк сөендерәсем килә. Рецептларга килгәндә, аларны интернет челтәреннән дә алам, әнием өйрәткәннәре дә шактый. Тормыш булгач, төрле вакытлар була, әнә шунда фантазиямне эшкә җигеп, өйдә нәрсә бар, шулардан бик тәмле итеп ризык әзерли алам. Осталык пешерә-пешерә килсә дә, үземне мактаганнарын яратмыйм. Һәр ризыкны җан җылымны кушып әзерлим, - ди ул.
Фәридә Мөҗиповадан Әфлисунлы пирог
Камыр өчен 1 йомырка, ярты стакан җылы сөт, 200 грамм маргарин, бер кап тиз кабара торган коры чүпрә (11 граммлы), чеметеп кенә тоз, ярты чәй калагы шикәр, он алабыз.
Җылымса сөткә чүпрә, йомырканы салып болгатабыз һәм маргаринны вак итеп турап салабыз (эретмибез!). Аннан соң шикәр комы, тоз кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камырның өстен каплап, бер сәгать чамасы тотарга кирәк.
Бу вакытта пирогның эчлеген әзерлибез. Безгә бер зур апельсин (лимон кушарга да мөмкин), 150 грамм вакланган шикәр комы (сахарная пудра) кирәк булачак. Әфлисунны кабыгыннан чистартырга кирәкми, аны эрерәк кисәкләргә бүлеп, иттарткыч аша чыгарабыз. Бераз морозильникта тотканнан соң терка аша кырырга да мөмкин. Әфлисунга шикәр комы кушып болгатабыз. Баллырак итәсегез килә икән, күләмен арттырырга да була.
Инде хәзер пирогны ясар вакыт җитте. Ул ике катлы итеп ясала. Әзер камырны өч өлешкә бүләбез. Берсен җәеп, майланган табага салабыз һәм өстенә эчлекнең яртысын тигезләп җәябез. Аңа тагын бер җәем камыр куела да, эчлек салына. Калган бер өлеш камырны җәеп, пирогның өске катына куеп, матур итеп бөреп куябыз. Пирогны ярты сәгатьләп җылы урында тотканнан соң, 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-45 минут пешерәбез.
Тиз дә, гади дә һәм чәй табынына менә дигән сый да була!
Фото vk.com/id184077507
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев