Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халык театры “Идел-йорт” XVI фестиваль-конкурсының III турында катнашты - ФОТО

Азнакай халык театры театраль коллективларның "Идел-йорт" XVI Регионара фестиваль-конкурсының III турында катнашты. Ул ноябрьдә Казан шәһәрендә узды. Бәйгенең өченче турында 18 театраль коллектив чыгыш ясады. Алар зональ сайлап алу турларында катнашкан 44 коллектив арасыннан сайланып алынган. Азнакай артистлары жюри һәм тамашачыга Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектаклен тәгъдим итте. Татарстан Республикасы...

Азнакай халык театры театраль коллективларның "Идел-йорт" XVI Регионара фестиваль-конкурсының III турында катнашты.

Ул ноябрьдә Казан шәһәрендә узды.

Бәйгенең өченче турында 18 театраль коллектив чыгыш ясады. Алар зональ сайлап алу турларында катнашкан 44 коллектив арасыннан сайланып алынган. Азнакай артистлары жюри һәм тамашачыга Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектаклен тәгъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында нәтиҗәләр ясау буенча утырыш узган инде.

«Идел йорт»-2016 Фестиваленең Гран-приена быел Мөслим районы Мәдәният йортының Татар халык театры лаек булган. Мөслим артистлары Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен уйнаган (куючы режиссер - Зөлфия Фәхретдинова).

Жюри шулай ук фестивальнең лауреатларын һәм дипломантларын билгеләде. Аларның исемнәре 12 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әйтеләчәк. Бу көнне биредә нәтиҗәләр ясау һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Айгуль Шарипова

Фото vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай халык театры “Идел-йорт” XVI фестиваль-конкурсының  III  турында катнашты - ФОТО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халык театры “Иделйорт” XVI фестивальконкурсының III турында катнашты ФОТО