Афиша: “Хәтирә” ветераннар ансамбле Азнакай сәхнәсендә 30 ел балкый - ФОТО
Азнакай шәһәре "Хәтирә" ветераннар ансамбленең юбилей концерты 2017 елның 20 гыйнварында узачак. - Иҗатыбызга битараф булмаган райондашларны тантананы бергәләп үткәрергә, иҗат дәрьясында хозурланырга район-шәһәр Мәдәният йортында көтеп калабыз, - ди "Хәтирә" хор коллективының старостасы Айзәрә Хәбибуллина. Исәп-хисапсыз сәяси гарасатлар кичергәндә, үз дәүләтебезне югалтып, ничә гасыр дәверендә хокуксызлыкта яшәгәндә дә, бөек...
Азнакай шәһәре "Хәтирә" ветераннар ансамбленең юбилей концерты 2017 елның 20 гыйнварында узачак.
- Иҗатыбызга битараф булмаган райондашларны тантананы бергәләп үткәрергә, иҗат дәрьясында хозурланырга район-шәһәр Мәдәният йортында көтеп калабыз, - ди "Хәтирә" хор коллективының старостасы Айзәрә Хәбибуллина.
Исәп-хисапсыз сәяси гарасатлар кичергәндә, үз дәүләтебезне югалтып, ничә гасыр дәверендә хокуксызлыкта яшәгәндә дә, бөек Казан ханлыгының иң авыр чорларында, кыйммәтле китапларыбыз яндырылганда, зыялыларыбыз хаксызга корбан булганда да исән калып, буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр үзенең моңын, кыйммәтен югалтмаган халкым җырлары.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә: "Халык җырлары - күңелнең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс сафлык вә раушан көзгеседер..." Әдипнең бу сүзләрен менә инде 30 ел "Хәтирә" халык хоры сәхнәдә раслап килә. Халкыбызга рухи азык өләшеп, татар композиторлары иҗатын яшәтеп һәм халыкка җиткереп, җырларыбызга гомер биреп, милли мирасыбызны, телне, мәдәниятне саклауда без дә шулай үз өлешебезне кертәбез.
1986 елның ноябрь аенда "Азнакайнефть" идарәсенең Мәдәният һәм техника йорты каршында оештырылган безнең "Хәтирә" ансамбле. Баштагы мәлне 10 кешене берләштереп, 8 ай эчендә аның составы 30 кешегә җитә һәм ул хор статусын ала. Районыбызның республикага билгеле композиторы Сания Әхмәтова һәм Мәдәният йорты баянчысы Сафуан Хәбиров җитәкчелегендә бик ныгытып әзерләнеп, 1987 елның ноябрендә Октябрь Революциясенең 70 еллыгына карата концерт куела. Менә шуннан башлана да инде ветераннар хорының иҗади эшчәнлеге.
Бүгенге көндә хорыбызда 21 кеше. Шушы 30 ел эчендә кемнәр генә килеп китмәде. "Хәтирә"нең иҗаты гөрли, чөнки анда дәртле, тырыш, талантлы, җырга-моңга гашыйк шәхесләр җыелган. Репертуарыбыз бай, аны сезоннан - сезонга яңартып торабыз. Иҗат юлыбызны, катнашкан чараларны санап бетереп тә булмас. Хәер, тамашачыларыбыз аларны болай да яхшы белә, чөнки без һәрчак халык каршында - сәхнәдә.
30 ел. Азмы бу, күпме? Кеше гомере өчен бик аз әлбәттә. Ә инде иҗат өчен шактый дәвер, дияр идем. Олыгаябыз... (Ходаем шаһит, бу сүзләрне әйтәсе дә килми, ләкин...).
Иҗатташ дусларымның һәркайсына, юбилеебызны билгеләп үткән бу көннәрдә ихластан чыккан сүзләрне җиткерәсе килә. Нинди көчле рухлы, киң күңелле, милләтебезгә, сәнгатебезгә тугры кешеләр сез! Беләм, күбегезнең аяк-куллары сызлый, гаиләдә дә тынгысызлык, борчулар тумый тормый. Әмма сез үзегез сайлаган кыйблага - иҗатыгызга тугры булып, бер репетицияне дә калдырмыйча, концерт барышында тамашачы алкышларына сөенеп, яңадан тугандай булып яшәреп, халкыбызга хезмәт итәсез. Менә шушы үҗәтлегегез, сәләтегез, тынгысызлыгыгыз белән яшьләргә нинди олы үрнәк сез! Алга таба да безгә шулай иҗатыбызны тагын да үстереп, бергә җырлап яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев