Сабан туе җиткәнне атлар да сизә
Ат түгел, бер сыер асрауны авыр санаган дәвердә Буралы авылында гомер итүче Җиһангировлар хуҗалыкларында 35 баш ат тоталар.
Автор: Таңсылу Саниева,
«Маяк» газетасы архивыннан, «Авылым уңганнары» сәхифәсе.
Атсыз татар – канатсыз, дигән гыйбарә күпләргә таныштыр. Чыннан да, татар халкын тарихта атсыз күзаллап булмый. Элек тезген тота алган һәр ир бала атка атланган.
Бүген инде йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән көмеш тояк тулпарларны тулысы белән «тимер атлар» алыштырды. Шулай да хуҗалыкларында ат асраучылар булу күңелне сөендерә. Димәк, атлар бетми әле... «Ат җене» кагылганнар да юк түгел Азнакаебызда. Ат түгел, бер сыер асрауны авыр санаган дәвердә Буралы авылында гомер итүче Җиһангировлар хуҗалыкларында 35 баш ат тоталар.
– Бәләкәй чакта и-ии кызыга идем атларга! Аның ат тотучысы да сирәк, бик кирәккәндә сорасаң да, алары да бирәм дип тормый иде. Әнә шул чакта, үскәч, үзем дә атлар тотачакмын дигән максат куйган идем. Хуҗалыгыбызда беренче атны алганда да 26 ел булган. Бүген инде йөк ташырга, йөрергә машиналар да бар. Әмма аттан бер дә аерыласы килми. Ат – җанымның яртысы ул, – ди гаилә башлыгы Атлас абый.
Бертуганы Әнсар абый белән бергә эшлиләр алар. “Атадан күргән – ук юнган”, ди халык мәкале. Әнсар абыйның улы Айзатка да, Атлас абыйның уллары Азамат белән Алмазга да “ат җене” әтиләреннән күчкән. Алар тәпи киткәнче ияр өстендә булганнар дисәң дә ярый.
– Ат сыртында туган балалар дип йөртәләр улларыбызны авылда да, – дип елмая әниләре Азилә ханым да.
Ике яшьлек малайлар ат өстендә йөрсәләр, гаҗәпләнүеңнән шулай диярсең дә! Ат өстендә йөрү – бер хәл, ә менә аларны бар җаныңны биреп ярату – икенче. Җиһангировлар әнә шул җылылыкны балаларына да сеңдерә алганнар. Улларының һәр күзәнәкләре белән атлар, малларны яратулары күзләреннән үк күренеп тора.
Икесенең дә уллары ел саен Сабантуйларда катнашып, гел беренчелекне бирмиләр. Беренче карашка Сабантуй мәйданына ат алып килеп, аны чаптыруның бер авырлыгы да юк сыман. Чынлыкта исә, атларны ярышка әзерләү – зур тырышлык һәм сабырлык сорый.
– Ат белән даими шөгыльләнгән, аны бар күңелеңне биреп тәрбияләгән очракта гына ул сине уңышлы чыгышы белән сөендерәчәк. Аларны кыш көннәрендә дә тик тотмыйбыз, көн саен йөреп керергә тырышабыз, солы, печәнне яратып ашыйлар, – ди алты яшьтән Сабан туенда атта чапкан Азамат.
Ул үзе бүген Актүбә бистәсе ат спорты мәктәбендә эшли. Ярышка атлар әзерли, үзе дә чаба.
Айзат – “Татнефть”тә оператор. “Әле теле ачылмас борын йөгән өстерәп, “минеке” дип йөри иде инде ул”, – диләр якыннары Айзат турында.
– Атлар белән мавыгу – авыру кебек, аннан арынып булмый. Аларны тәрбияләү – үзе бер рәхәт. Кешеләр бер-берсеннән аерылган кебек, атлар да шулай. Һәрберсенең үз холкы-фигыле, – ди ул.
Һәр елны авыл атлары белән чабышка чыгып, призлы урыннар яулаган егетләрнең күңелләрен тырмаган әйберләр дә бар.
– Атка кул күтәргәнне, камчы белән сукканны җенебез сөйми. Шундый кешеләрне күрсәк, җан әрни. Үзең караган, колын чагыннан тәрбияләп үстергән хайванга ничек сукмак кирәк, – ди алар.
Терлек азыгын да үзләре әзерли Җиһангировлар. 14 гектар пай җирләре бар, печәнен дә чәчкәннәр, игеннәре дә күкрәп үсә.
Ат элек-электән ир-егетнең таянычы гына түгел, ә канаты да булган. Шуңа язманы Марсель Галиев сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “...Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкмасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев