Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның яшьләр лидерлары слеты Азнакайда узды

11-12 июльдә Азнакайда Татарстанның яшьләр лидерлары - "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчеләре слеты узды. Яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту нияте белән республиканың 15 районнынан һәм башкаладан делегатлар җыелды. Әлеге чараны район башкарма комитеты, яшьләр идарәсе һәм БРЯГның җирле бүлеге оештырды. «Парус»...

11-12 июльдә Азнакайда Татарстанның яшьләр лидерлары - "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчеләре слеты узды.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту нияте белән республиканың 15 районнынан һәм башкаладан делегатлар җыелды. Әлеге чараны район башкарма комитеты, яшьләр идарәсе һәм БРЯГның җирле бүлеге оештырды.

«Парус» спорт-туристик базасында егетләр һәм кызлар чатырлар корды. Яшьләр лидерлары слеты баулы экстрим-тренинг белән башланды. Дүрт сәгать дәвамында алар төркемдә эшләү күнекмәләрен камилләштерде. Кичен район җитәкчелеге катнашында эшче һәм инженер һөнәрләрнең абруен күтәрү турында дискуссия узды.

- Кадрлар мәсьәләсе республиканың һәр районында да көн үзәгендә тора. Азнакайда исә инде мәктәптән үк бу өлкәдә юнәлешле эшчәнлек алып барыла. Бүген районыбыз белемле инженер, укытучы, табибларга кытлык кичерә. Бармакка бармак сукмый, аларның килгәнен көтеп утыру да эш түгел. Шуңа күрә без "50*50" махсус программасын гамәлгә керттек.

Ул яшьләргә югары белем алырга, күңелләренә хуш килгән эш табарга һәм районда төпләнергә мөмкинлек бирә, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Бирегә иң актив, укымышлы, көчле яшьләр җыелган. Безнең киләчәгебез сезнең кулларда, - дип билгеләп үтте ул.

- Азнакайда эшкә алучы оешмалар да яшь белгечләр җәлеп итүдә кызыксынган булырга: мәктәп укучылары белән актив эшләргә, стипендияләр тәгъдим итәргә, студентларны практикага чакырырга тиеш, - дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

- Әлеге юнәлештәге эш "Нефтемаш" заводы тарафыннан алып барыла, - дип дискуссиягә кушылды яшьләр лидеры, кадрлар бүлеге инженеры Юля Идиятуллина. - Узган ел Азнакайның 8 нче мәктәбе, шулай ук Сарлы һәм Урсай авыл мәктәпләрендә балалар өчен конструкторлык бюролары оешкан иде.

6-8 сыйныф укучылары 15 фән буенча укулар узды, аларның остазлары безнең завод белгечләре иде. Уку елы азагында без сынау үткәрдек. Җиңүчеләр җәен заводыбызда техник директорлар булып эшләү мөмкинлегенә иреште. Апрель аенда узган яшь уйлап табучыларның техник иҗат күргәзмә-бәйгесен районның сәләтле балаларын билгеләде. Алар шулай ук Мәскәүдә бөтенроссия күргәзмәсендә дә булып кайттылар.

- Һәркем үзенә ошаган эш белән шөгыльләнергә тиеш. Урын кешене түгел, кеше урынны бизи, дигән әйтемне онытмаска кирәк, - дип үз фикерен белдерде Бөгелмәнең яшьләр лидеры Алексей Мухалев.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш күрсәтү темасын да читләтеп узмадылар. Быел җәйге ялларда аларны эшкә урнаштыру максатыннан район 1,5 млн сум акча бүлеп бирде. Мәшгульлек үзәге слетка мобиль офисын да алып килгән. Күп кенә кыз-егетләр шунда ук тест узып, нинди һөнәргә сәләтле булуын белделәр.

- Район предприятиеләре озак вакытлы максатчан программа нигезендә эшли. Бу яшьләргә белем алырга гына түгел, районда төпләнергә, лаклы эш урыны табарга, торак алырга мөмкинлек бирә. Чыгарылыш укучыларына дөрес юлны гына сайлыйсы кала, - дип искәртте мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева.

Слет азагында район яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов уңган лидерларга «Баулы курс» экстрим-тренингы узу турында таныклыклар тапшырды. Яшь гвардиячеләр район җитәкчелеге командасына каршы волейбол уенында ярышты. Кич белән аларны гитаралы акустик концерт, дискотека һәм учак көтә иде.

Слетның икенче көне яшьләр арасында бик популяр булган пейнтбол уены белән башланды. Егетләр һәм кызлар мәгърур Чатыртауга менде, районыбызның кайбер объектларында булды. Аннары "Акчарлак" ресторанында яшь лидерларның төрле буын вәкилләре белән очрашу узды.

70 нче елларда комсомол оешмасының беренче сәркәтибе булган, район һәм шәһәр администрацииясенең элекке башлыгы Әнәс Исхаков оешманың эшчәнлеге, зур төзелеш заманасы турында сөйләде һәм ул чорда яшьләрнең һәрчак алдынгылардын булуын искәртте. "Буыннар бәйләнешендә зур роль уйнаган әлеге очрашу - бик күркәм башлангыч, киләчәктә ул матур гадәткә әверелсен иде", - дигән теләк белдерде.

Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең региональ штабы җитәкчесе Ксения Владимирова әйтүенчә, яшьләр лидерларының эшчәнлеген үстерүдә булышлык һәм Азнакай районында моның өчен тудырылган шартлар зур игътибарга лаек.

- Сездән күбесе үрнәк ала, - дип билгеләп үтте ул һәм районның киләчәктә дә чәчәк атуын, һәрчак лилдерлар рәтендә булуын телдәде.

Кич белән районның яшьләр лидерларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмнең төп бизәге - татар эстрадасы йолдызлары Марат Мозаффаров, Салават Миңнеханов, аның тормыш иптәше Гүзәлем, шулай ук Язгөл, Зөләйлә төркеме, Артур Mauzer Sax һәм башкалар күңелле җырлар, күтәренке кәеф, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.


Айгөл ШӘРИПОВА, Алсу ЗИАТДИНОВА, Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның яшьләр лидерлары слеты Азнакайда узды