Мәскәүдә Хәтер парадында бабам белән горурландым
Менә икенче ел инде Мәскәүдә Җиңү бәйрәмендә "Үлемсез полк" акциясе үткәрелеп килә. Быел бу сафларда үтәргә без дә чакырылдык. Чын мәгънәсендә Хәтер Парады булды ул. Сугыш чоры җырлары астында кешеләр зур горурлык белән яу кырында, сугыштан соң һәлак булган туганнары, якыннары, дуслары, полкташларының сурәтләрен тотып, тигез сафларда атладылар. Каһарманлык үрнәкле...
Менә икенче ел инде Мәскәүдә Җиңү бәйрәмендә "Үлемсез полк" акциясе үткәрелеп килә. Быел бу сафларда үтәргә без дә чакырылдык.
Чын мәгънәсендә Хәтер Парады булды ул. Сугыш чоры җырлары астында кешеләр зур горурлык белән яу кырында, сугыштан соң һәлак булган туганнары, якыннары, дуслары, полкташларының сурәтләрен тотып, тигез сафларда атладылар. Каһарманлык үрнәкле бу язмышлар арасында безнең бабабыз үткән тормыш та бер үк вакытта аларга охшаш та, шулай ук үзенчәлекле дә.
Сугышта катнашкан бабабыз хакында бик без бик аз гына белә идек: илгә Җиңү яуланганнан соң төрмәдә утырып, ул шунда вафат була. Ә инде әбиебезгә сатлык җан хатыны итеп карап, аны колхозның иң авыр эшләренә билгелиләр. Сугыштан соң аңа бары тик бер тапкыр гына Горький шәһәре янындагы төрмәдәге ире янына барып, аны күреп калу бәхете тия. Кайткач, аңа азык-төлек белән посылка сала. Әмма "адресат вафат" дигән язу белән ул кире кайта. Шулай итеп, бабай хакында хәбәр башка булмый. 2000нче еллар уртасында бабабызның туган авылыннан безгә "Ватаным Татарстан" газетасында басылган язма алып килделәр. Анда Яңа Чишмә районының Югары Никиткино авылында 1908 елда туган Гариф Закировның 2003 елның 27 февралендә аклануы турында хәбәр ителгән иде. Ни кызганыч, Рәшидә әбиебез бу хакта белми дә үлеп китте. Аңа 87 яшь иде, бер ялгызы ике кыз, өч онык үстерде ул. Кызларының берсе - Рәйхана Мусина озак еллар Азнакайда табиб-педиатр булып эшләде, хәзер лаеклы ялда.
Бабабыз кайда хезмәт иткән? Ни өчен төрмәгә эләккән? Кайчан һәм нилектән үлгән? Бу сорауларга җавапларны без Мәскәү, Казан, Түбән Новгород архивларыннан алдык. Казандагы Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов та бик күп мәгълүматлар бирде.
Гариф бабабыз сугышның башында ук әсирлеккә - Муса Җәлил дә утырган "Идел-Урал" легионына эләгә. Фашистлар аларны рус партизаннары белән көрәшкә әзерли. Әмма бабам булган 825нче батальон, 1943 елның 23 февралендә Витебск шәһәре янында фашист җитәкчеләрен юк итеп, Белоруссия партизаннары ягына чыга. Аннары инде бабай Я.Захаров җитәкчелегендәге 1нче Белоруссия партизан бригадасы составында дошман белән сугышларда катнаша.
1944 елның августында, элеккеге әсир, 15 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, хезмәт-төзәтү лагерына озатыла. Авылның гади хезмәт кешесе, ил алдында үзенең нинди гаебе булуын да аңламыйча, 1948 елның салкын гыйнварында ачлыктан, чирдән вафат була.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгында илнең төп мәйданында бабамның - Җиңү солдаты-героеның сурәтен тотып атлаганда мин үземдә аның белән зур горурлану хисләре кичердем.
Луиза Чинчаркина, журналист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев