Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләргә капиталь ремонт керә

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасына районыбызның 24 мәктәбе кергән. Әлеге программа 2012 елдан старт ала. Аның нигезендә 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләрдә ремонт эшләре башкарылачак. - Бу максатларга республика бюджетыннан районыбызга якынча 103 млн. сум акча биреләчәк. Киләсе елда 8 мәктәпне яңарту күздә тотыла. Эшләр...

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасына районыбызның 24 мәктәбе кергән.

Әлеге программа 2012 елдан старт ала. Аның нигезендә 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләрдә ремонт эшләре башкарылачак.

- Бу максатларга республика бюджетыннан районыбызга якынча 103 млн. сум акча биреләчәк. Киләсе елда 8 мәктәпне яңарту күздә тотыла. Эшләр төп дүрт юнәлештә башкарылачак: түбәләр, эчке инженер коммуникацияләр (су, җылылык, электр челтәрләре), ремонтланачак, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак, - дип хәбәр итте мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев