Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике фәрештә

Ил гизүче ике фәрештә бер бай гаиләгә төн кунарга керәләр. Бу гаилә аларны бик төксе кабул итә, урынны да кунак бүлмәсендә түгел, ә идән астында җәя. Фәрештәләрнең олысы идән асты диварында тишек күреп, аны томалап, сылап куя. Яшьрәге исә, гаҗәпләнеп: "Ник алай эшләдең?" - дип сорый. - Кайчагында алай кебек...

Ил гизүче ике фәрештә бер бай гаиләгә төн кунарга керәләр. Бу гаилә аларны бик төксе кабул итә, урынны да кунак бүлмәсендә түгел, ә идән астында җәя. Фәрештәләрнең олысы идән асты диварында тишек күреп, аны томалап, сылап куя. Яшьрәге исә, гаҗәпләнеп: "Ник алай эшләдең?" - дип сорый.
- Кайчагында алай кебек күренгән әйберләр болай булып чыга, - дип җавап бирә өлкән фәрештә.
Икенче көнне алар төнгелеккә фәкыйрь, әмма бик кунакчыл йортка тукталалар. Ир белән хатын булган бөтен ризыкларын өстәлгә куя, фәрештәләрне үз урыннарына яткыра. Иртән фәрештәләр йокыларыннан ир белән хатынның елаган тавышларына уяналар. Баксаң, төнлә аларның бердәнбер туендыручысы - сыерлары үлгән икән. Яшь фәрештә олысыннан сорый:
- Бу нишләп болай соң? - ди. - Теге гаиләнең бөтен нәрсәләре җитеш иде, ә син аларга булыштың. Бу мескеннәр безнең белән соңгы телем ипиләрен бүлештеләр, ә син аларның бердәнбер сыерларын үлемнән йолып калмадың? Нишләп?
- Алай түгел, болай ул, - дип җавап бирә өлкән фәрештә. - Идән астында чагында мин дивардагы тишек эчендә алтын хәзинә булганлыгына төшендем. Ә йорт хуҗасы бик дорфа иде, игелек кылырга теләмәде. Хәзинә якты дөньяга чыкмасын өчен мин тишекне томалап куйдым. Кичә төнлә без бу фәкыйрь гаиләнең ятагында йоклаганда, йорт хуҗасының хатынын алып китәргә дип, үлем фәрештәсе килде. Мин аны сыер янына җибәрдем. Әйткәнемчә, кайчагында син алай дисең, ә ул болай булып чыга. Без беркайчан да бөтенесен дә белеп бетермибез. Кайбер кешеләр безнең тормышка килеп керәләр дә, тиз генә китеп тә баралар. Кайберләре чын дуска әвереләләр һәм гомерлеккә калалар. Кичәге көн - инде тарих. Иртәгесе көн - сер. Бүгенгесе... Бүгенгесе - бүләк. Аңа ышанырга, өмет белән карарга кирәк. Тормыш - һәр мизгеленең үзенә бер тәме булган зур тылсым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике фәрештә