Быел Азнакайда 600 гә якын балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр
Әле җәйнең уртасы гына булса да, ата-аналар мәктәпкә әзерлек турында кайгырта башладылар инде. Формалар, сумкалар, дәфтәрләр һәм башка уку кирәк-яракларын алдан хәзерләп куйсаң, Белем көнен тыныч күңел белән каршы аласың. Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга, кемнеңдер хәтта мөмкинлегеннән килми торган эш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында һәм...
Әле җәйнең уртасы гына булса да, ата-аналар мәктәпкә әзерлек турында кайгырта башладылар инде. Формалар, сумкалар, дәфтәрләр һәм башка уку кирәк-яракларын алдан хәзерләп куйсаң, Белем көнен тыныч күңел белән каршы аласың.
Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга, кемнеңдер хәтта мөмкинлегеннән килми торган эш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча берничә ел инде районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе уза.
Ул аз тәэмин ителгән, күп балалы, инвалид, ятим һәм опекадагы балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Нинди хәлдә яшәвенә карамастан, һәр бала өчен 1 сентябрь - шатлыклы бәйрәм булырга тиеш Елның-елында азнакайлылар бу акциядә актив катнашалар. Менә тагын ул старт алды.
Быел районыбызда беренче сыйныфка 750гә якын бала бара, аларның 180е ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфта укучы инвалид һәм ятим 410 балага да ярдәм күрсәтеләчәк.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев