Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхет төбәге син, Азнакай!

Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр,...

Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр, күрше-тирә районнар кунакларын да сыйдырырлык. Умарта күчедәй гөҗләп торган стадион тантана башлануга бердәм тынып калды. Мәйданга ил һәм республика әләмнәре чыкканда һәркем үз туган ягы, иле белән горурланып алгандыр. Бал кортлары, күбәләкләр булып бөтерелгән яшь үзешчәннәребез чыгышлары, якташыбыз - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның мөсафир ролендә районыбыз тарихына "нигез салып" хәтерләрне 17нче гасырларга алып китүе, җирлегебездә колхозлар оешкан чор вакыйгалары, дәһшәтле сугыш еллары, аннан соңгы төзелешләр колач алган, төбәгебездә кара алтын табыла башлаган дәверләр, нефтьчеләр, игенчеләр, терлекчеләр, төрле һөнәр ияләренең Азнакайны үстерүгә керткән тырышлыгы чагылган театральләштерелгән тамаша - болар барсы да Азнакайның данлы юлы-елларына мәдхия булып чагылды. Шушы җирлегебездә үскән икмәк, чәк-чәктән авыз иткән кунаклар районыбыз муллыгына, аның ачык йөзле халкына тагын бер кат сокланып, хөрмәтен белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләре һәммәсенең уртак фикере булып яңгырады.

-Азнакай җире элек-электән уңдырышлы, бай төбәк булды һәм хәзер дә шундый булып кала, - диде ул котлау сүзендә. - Аның бүгенге уңышларына нигез салган ветераннарыбызга кадер-хөрмәтнең иң зуры, без аларга ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Биредә тырыш, тынгысыз халык яши. Сездә игенчелек һәм нефть-газ чыгару секторы белән берлектә башка сәнәгать тармаклары да югары үсеш алган. Бүген, район һәм шәһәрнең инфраструктурасы белән танышып, әле күптән түгел генә калыккан никадәр социаль объектлар, спорт һәм мәдәни корылмаларны, яңа йортларны күреп куандык. Республика рейтингында Азнакай һәрчак яхшылар рәтендә. Төбәкне бу биеклеккә күтәргән район җитәкчеләренә дә, әйдәгез, бергәләп рәхмәт сүзләребезне ирештерик.

Рөстәм Нургали улының тәкъдимен халык алкышлар белән күтәреп алды.

Президент Татарстанның бүгенге көн сулышы белән таныштырып, анда азнакайлылар керткән өлешне ассызыклады. Ул районыбызның бер төркем хезмәт алдынгыларына, аның үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләребез, авыл хуҗалыгы, башка тармаклар хезмәтчәннәренә җөмһүриятебезнең олы бүләкләрен тапшырды.

Реклама

"Татьнефть"нең даими ярдәме белән район елдан-ел чәчәк ата, яңа төзелешләр киң җәелә, яшәү шартлары яхшыра, ял һәм спорт корылмалары калка... Азнакайлыларны бәйрәм белән котлаган аның генераль директоры Наил Маганов бу юлы да зур бүләкләр белән килгән. Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң Наил Өлфәт улы район башлыгына коммуналь хуҗалык өчен техника алуга 10 миллион сумлык, "Азнакайнефть"нең 60 еллыгы уңаеннан коллектив җитәкчесе Марат Җәләтовка скважиналарга хезмәт күрсәтү өчен 5 снегоход һәм квадроциклга сертификатлар тапшырды.

-Районыбыз республика җитәкчелегенең, "Татнефть"нең ярдәм-кайгыртуын тоеп яши. Без илнең иң имин, алга киткән төбәге булган Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз һәм алга таба да республикабызның киләчәген Сезнең белән берлектә күрергә теләвебезне белдерәбез, - диде Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мәртәбәле кунакларга барча азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештереп район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бәйрәм рухын республиканың һәм районның сәхнә йолдызлары күтәреп алып, аларның дәртле җырлары күңел дәрьяларына гына сыеша алмыйча, бөтен шәһәр буйлап агылды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхет төбәге син, Азнакай!