Азнакайның “Калинушка” ансамбле “Каравон”нан рухланып кайтты
Лаеш районында уза торган "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә Азнакай Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле сигезенче елын катнаша. Быел бөтен дөньяга танылган "Бурановские бабушки" чыгышлары белән куандырды. Сәүдә рәтләрендә нинди генә кул эшләре юк! Азнакай эшмәкәре Галина Герк та үзенең курчакларын алып килде. Фестивальдә катнашучыларның костюмнары күзләрне камаштырырлык иде. Безнең ансамбльне...
Лаеш районында уза торган "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә Азнакай Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле сигезенче елын катнаша.
Быел бөтен дөньяга танылган "Бурановские бабушки" чыгышлары белән куандырды.
Сәүдә рәтләрендә нинди генә кул эшләре юк! Азнакай эшмәкәре Галина Герк та үзенең курчакларын алып килде.
Фестивальдә катнашучыларның костюмнары күзләрне камаштырырлык иде. Безнең ансамбльне дә бик җылы кабул иттеләр, соңыннан Апас районнары белән тәҗрибә уртаклаштык.
Юлы ерак булса да, ел саен без "Каравон"га ашкынып барабыз, биредән күңелләребез белән яшәреп, рухи яктан баеп, яңа иҗат көче туплап кайтабыз.
Н.Тимашева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев