- Контрафакт аракы күбрәк кечкенә кибетләрдә һәм киоскларда очрый. Ә зур кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә ЕГАИС (җитештерелгән алкоголь продукциясен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) ярдәмендә контрафакт алкоголь кибет киштәләренә барып җитә алмый, - диде Татарсnан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Ринат Акчурин.
Аракыдан тыш ялган дару, парфюмерия, косметика, БАД (биологик актив кушылмалар) күпләп сатыла. Казанда гына да 15 тонна контрафакт спорт ризыгы, 763 ислемай, 446 бизәнгеч әйберләре сатудан алынган. Шулай ук ялган "Виагра" препаратын сату очраклары теркәлгән. "Виагра"ның әлеге төре Россиядә бөтенләй тыелган булган.
- Узган ел ялган продукция белән агуланучылар да булды. Быел андый очраклар теркәлмәде. Кеше агуланганын көтеп тормаска кирәк. Дәүләт стандартларына туры килмәгән, законсыз әйберләр күбрәк социаль челтәрләр аша таратыла. Шуңа да халыкка үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, тиешсез урында товар сатып алмаска өндибез, - ди Ринат Акчурин.
Нет комментариев